Үтергәннәр, тик үлмәгән: Татарстанда бер ир-ат хатынын үтерергә заказ биргән

41 яшьлек ир-ат үзенең 37 яшьлек хатынын үтерергә заказ бирә. Тик соңыннан үзе үк аны хастаханәгә илтеп куя. Татарстанда шушы көннәрдә шундый хәл була. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Әлеге хәл узган елның 15 декабрендә була.

Эшләр болайрак була: Буада яшәүче бер ир-ат, тагын ике ир-ат белән берлектә, хатынына булган нәфрәтен дә сәбәп итеп, аны үтерү турында килешә. Моның өчен бу ир-атларның берсе гаепләнүчедән бурычын кайтаруны таләп итмәячәк, шулай ук һөҗүм итү вакытында акча тулы барсетканы да урлаячак икән.

Әлеге «заказ»ны Казан-Ульяновск юлының 133нче чакырымында үтәргә керешәләр. Гаепләнүче яллаган ике кеше, заказны оештыручының хатыны утырган машинага килеп, аңа һөҗүм итә. Шик-шөбһәләр калмас өчен, хатынның иренә дә сугалар. Кыскасы, чын һөҗүм рәвешен китерә болар. Кырын эшләрен тәмам иткәч, 40 мең сум акча салынган барсетканы урлап, качалар.

Һөҗүмне оештырган зат исә хатынының әле исән булуын ачыклый. Ул аны хастаханәгә илтә, табиблар кармагына тапшыра. Алар зыян күргән хатын-кызга ярдәм итеп өлгерә.

«Заказ»ны үтәгән ир-атлар да җәзасыз калмый. Аларны да озакламый тоткарлыйлар. Бу ир-атларның Ульяновск өлкәсеннән булулары ачыклана. Шикле кешеләрне кулга алалар.

Тикшерүче карары буенча, гаепләнүчеләр кулга алынган. Хәзер җинаятьнең сәбәпләрен ачыклыйлар. Гаепләнүчеләргә Җинаять кодексының 105нче маддәсе буенча эш кузгатканнар.


Фикер өстәү