Рөстәм Миңнеханов Нурсолтан Назарбаев урамындагы төзекләндерелгән күперне ачуда катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Нурсолтан Назарбаев урамында төзекләндерелгән күперне ачу тантанасында катнашты. Моңа кадәр биредә 6 юл полосасы булса, хәзер аларның саны 8гә җитте. Җәяүлеләргә дә йөрү уңайлырак булачак. Күпернең озынлыгы 436,5 метр тәшкил итә.

Күперне 2022 елның сентябрь ахырында яптылар. Төзекләндерү эшен киләсе ел ахырында гына тәмамларга җыенганнар иде. Әмма эшне тәүлек әйләнәсе оештыру нәтиҗәсендә аны бер елга иртәрәк тәмамлау мөмкин булды. Күперне ачу Казан үзәгендә транспорт хәрәкәтен җиңеләйтәчәк.


Фикер өстәү