Йорт салуның ние бар. Россиядә агачтан төзелгән тәүге күпфатирлы йортта фатирлар сата башлаганнар

Халык шәһәрләрдә таш йортларда «бикләнеп» беткәч, илдә агачның кадере турында искә төшергәннәр. Россия Президенты Владимир Путин әлеге төр материалдан йорт җиткерергә теләүчеләргә өстәмә ярдәм чаралары булдырырга кушкан. Алай гына да түгел, илдә агачтан төзелгән тәүге күпфатирлы йортта фатирлар сата башлаганнар әнә. Ташмы, агачмы? Бу сорауга «ВТ» хәбәрчесе ачыклык кертергә тырышты.

Рамил Насыйров узган ел Биектау районының Шигали бистәсендә агач йорт җиткергән.

– Мин үзем балта остасы, – ди ул. – Агачның кадерен бик яхшы беләм. Кирпечтән салынган йортка киткән чыгымнар үзен акламый. Обой ябыштырганчы, аны ничә кат тигезләп, ничә кат агартырга гына кирәк бит. Агач йортны өч еллап төзедек. Башта ике катлы төзелешне түбә астына керттек, аннары акрынлап бүлмәләрен эшләдек. Йорт эчендәге төзелеш эшләрен исәпкә алмыйча, дүрт бүлмәсе һәм мунчасы булган 140 квадрат метрлы торак якынча 15 миллион сумга төште. Моңа барлык чыгымнар да кермәгән, билгеле. Туганнарым да күп ярдәм итте. Әзер кирпеч йорт сатып алган булсам, күпкә очсызрак булыр иде. Тик таш диварлардан тәмам туйдым. Агач йортка килеп керүгә, сулыш киңәя, кәеф күтәрелә. Матурлык ягыннан да агачның бизәге кабатланмый.

Киләчәктә Рамил кебек фикер йөртүчеләр тагын да күбәеп китмәгәе. Ил күләмендә урман сәнәгатен үстерүгә багышланган киңәшмәдә Илбашы Владимир Путин агачтан йорт салырга теләүчеләргә ярдәм чараларын арттырырга кушты. Президент әйтүенчә, бүгенге санкция шартларында әлеге тармак шактый катлаулы хәлдә калды.

– Безнең компанияләр өчен Европа базарлары ябылды. Бу исә җитештерү күрсәткечләре кимүгә китерде. Безгә ил эчендә агач сәнәгатенә карата кызыксынуны арттырырга кирәк, – диде Россия Президенты.

Эш юнәлешләре дә билгеле инде. Мәсәлән, ипотекага агачтан төзелгән йорт сатып алырга теләүчеләргә ташламалар гамәлгә кертмәкчеләр. Алдан түләгән акча «җилгә очмасын» өчен, күпфатирлы йортлар төзелешендәге кебек үк, эскроу-счетлар булдырырга да тәкъдим иткәннәр. Ягъни төзелеш оешмасына акча эш беткәннән соң гына күчәчәк, аңа кадәр исә банкта сакланачак. Төзүчеләргә ярдәм чарасы турында да искә төшергәннәр. Билгеле булганча, «агач ипотекасы» ташламалы программасы 2018 елдан бирле гамәлдә. Аның нигезендә, ил Хөкүмәте агач йорт сатып алуга ташламаны субсидияли. Моның өчен ел саен кимендә 300 миллион сум акча бүлеп бирү күздә тотыла. Әлеге мөмкинлектән файдалану өчен, төзүчеләргә берничә шартны үтәргә кирәк. Шул исәптән, әзер йортның бәясе 3,5 миллион сумнан артмаска тиеш.

Владимир Путин авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары, балалар бакчалары, мәдәният йортлары кебек социаль әһәмияткә ия булган төзелешләрдә дә агач материалларны кулланырга киңәш иткән. Киләчәктә авария хәлендәге торакта яшәүчеләр дә агачтан төзелгән күпфатирлы йортларга күченә башламагае. Бу да – Президент тәкъдиме. Вологда өлкәсендә шундый тәүге торакта фатирлар сата башлаганнар инде. Әйтүләренә караганда, CLT-панель, ягъни тактаны үзара аркылыга кат-кат ябыштырып эшләнгән блоклардан төзелгән мондый йортларга 50 ел бернинди капиталь ремонт кирәкми. Дөрес, моны беркем дә тикшереп карамаган. Яңа технология үзе дә моннан күпкә «яшьрәк» әле.

Тик эрләмәгән, сукмаган, дип кул селтәргә ашыкмагыз. Татарстанда CLT-панельдән йорт салу белән инде ике еллап шөгыльләнәбез, ди Лаеш районында урнашкан төзелеш оешмасы директоры Илдар Гайнуллин.

– Чит илдә мондый технология күптән кулланыла, – ди ул. – Норвегиядә, мәсәлән, агачтан 18 катлы йортлар төзиләр. Әлеге материал бик чыдам, мондый йортларның нигезе «утыра» дип тә борчыласы юк. Өстәвенә CLT-панель җылылыкны өч тапкыр яхшырак саклый. Таш диварны күз алдына китерегез: ике кирпеч арасындагы синтетик җылыткычның куллану вакыты нибары өч ел. Димәк, өч елдан соң аның бернинди файдасы калмый. Ә агачка берни булмый. Әзер панельләрдән йорт салу өчен бер көн вакыт җитә.  Мондый төзелеш кыйммәтрәк, билгеле. Тәрәзә, ишек, нигезне дә исәпкә алып, әзер торакның бер квадрат метры уртача 100 мең сумнан башлана. Сатып алучылар җитәрлек. Агач өйгә күбрәк үз сәламәтлеге турында кайгыртучылар өстенлек бирә.

Саннарга килгәндә, узган ел республикада яшәүчеләр 15 меңнән артык шәхси йорт төзегән. Росреестрның Татарстан буена идарәсе мәгълүматларына караганда, халык күбрәк «ташкапчык»ларга өстенлек бирә. Былтыр кадастр исәбенә куелган шәхси йортларның 7 меңнән артыгын кирпечтән салганнар. Идарә җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова сүзләренә караганда, соңгы арада агачка өстенлек бирүчеләр саны арта башлаган. Былтыр 2 меңнән артык милек хуҗасы агач йортта өй туе үткәргән әнә. Республикада яшәүчеләр арасында төзелеш өчен иң сирәк кулланылучы материаллар – таш (34 йорт) һәм бетон панель (5 йорт). «Былтыр кадастр исәбенә куелган барлык йортларның яртысы – бер катлы төзелешләр. Ике катлы йортлар – 46 процент, ә өч катлылары 4 процент тәшкил итә», – ди Лилия Борһанова.

 

 «Дом.РФ» аналитика үзәге җитәкчесе Екатерина Власова:

– Былтыр Идел буе федераль округында 83 мең шәхси торак йорт төзелгән. Аларның гомуми мәйданы 12 миллион квадрат метр тәшкил иткән. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу – 11 процентка күбрәк. Шәхси йортларның иң күбесе – Татарстанда. Икенче урында – Чувашия Республикасы. Оренбург өлкәсе исә – өченче.

Эльвира Вәлиева

Фото: rg.ru


Фикер өстәү