Россиядә берничә ел эчендә хәләл кунакханәләр пәйда булырга мөмкин

Россиядә берничә ел эчендә хәләл кунакханәләр пәйда булырга мөмкин. «Известия» хәбәренә караганда, әлегә илдә шәригать кануннарына туры килердәй отель юк. Шуңа күрә туристлар арасында диниләр күп түгел. Хәләл кунакханәләр  исә чит илләрдән килүче кунаклар, шулай ук ил эчендәге  сәяхәтчеләр санын арттыруга ярдәм итәр дип көтелә.

Әйтергә кирәк, башка илләрдә мондый кунакханәләр инде байтактан эшләп килә. Гадәттә кунакларга хәләл ризыклар, намаз бүлмәләре һәм тәсбихләр тәкъдим ителә. Шулай ук кунакханә эчендә кешеләр, хайваннар сурәтләре юк. Юыну бүлмәләрендәге шампунь-гельләр составына терлек майлары, спирт кушылмаган.

Сүз уңаеннан, 2019 ел азагында Татарстанда 5 шифаханәне хәләл стандарты буенча сертификатлаштыру башланган. Болар – Чаллының «Радуга», Әлмәт районының – «Ян», Яшел Үзән шәһәренең – «Дельфин», Чаллының – «Жемчужина», Менделеевск районы Ижевка авылының – «Шифалы су – Ижминводы» шифаханәләре.


Фикер өстәү