Россиядә беренче хәләл сәүдә үзәге Казанда төзелә

Сәүдә үзәге проекты бөтен гаилә белән барлык шәригать кануннары буенча уңайлы ял итү өчен эшләнелә.

Казанда КаzanMall сәүдә үзәге янәшәсендә Россиядә тәүге күп фукнцияле хәләл сәүдә үзәге – HalalGuideMall төзү планлаштырыла. Ул быелга иң көтелгән инвестиция проектлары исемлегенә эләккән.
HalalGuideMall сәүдә үзәгенең беренче катында кибетләр һәм рестораннар урнаштыру планлаштырыла. Рестораннар икенче катта да булачак. Анда шулай ук балалар өчен зур зона да ачылачак. Бу зонада аниматорлар ислам кануннарына туры килердәй мәгариф программалары нигезендә балаларның күңелен күрәчәк. Сәүдә үзәгендә шулай ук намаз бүлмәләре, һәм, аерым ишекләр белән, ир-атлар, хатын-кызлар өчен спорт залларын булдыру күздә тотыла.
Исегезгә төшерәбез: хәләл сәүдә йорты проекты узган елның 19 августында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткән республика Инвестиция советы утырышында хупланды. Проектка җәлеп ителәчәк инвестицияләрнең гомуми күләме 270 миллион сум тәшкил итә. Яңа молл, җирле товар җитештерүчеләр һәм фермерларның чималыннан файдалану, шулай ук “MADE IN TATARSTAN” бренды белән әзер продукция сату хисабына, икътисадны үстерүгә ярдәм итәчәк.


Фикер өстәү