Мәктәптә яңа белгеч: тәрбия үзгәрерме?

1 марттан мәктәпләрдә тәрбия эшләре буенча директор киңәшчеләре барлыкка киләчәк. Әлегә бу тәҗрибәне Төмән, Калининград, Чиләбе – илнең барысы ун төбәгендә сынап караячаклар. Белгечләрнең хезмәт хакына 15 мең сум акча өстәлә. Яңалык нидән гыйбарәт?

Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов белдергәнчә, мондый вазыйфа кертү укытучыларга да, тәрбия эшләре белән шөгыльләнүчеләргә дә зур ярдәм. «Мәгариф турында»гы Законга уку йортларында тәрбия сыйфатын арттыру буенча төзәтмәләр кертелгән. Яңа вазыйфага дәгъва кылучыларны бәйге нигезендә сайлап алачаклар.
Тәрбия буенча киңәшчеләр кертү уңаеннан Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынецның да фикерен белештек.
– Бик дөрес карар бу. Владимир Путин тәкъдиме белән сыйныф җитәкчеләренә 5 мең сум акча түләнә башлады. Яңа вазыйфаны кертүне бик мөһим дип саныйм. Әгәр мәктәпләрдә тәрбия буенча бар да яхшы булса, мондый белгечләр кертелмәс иде, билгеле. Пионер, комсомол оешмаларының бетүе тәрбия сыйфатына тискәре йогынты ясады. Бүген мәктәпләрдә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары бар. Директор киңәшчеләре, иң беренче чиратта, күңелләре белән яшь булырга, балалар белән аралашып, борчыган сорауларга җавап табарга булышырга тиеш. Мәктәпләрдә спорт, мәдәният, төрле юнәлешләр буенча чаралар күп уза. Түгәрәкләр дә бар. Боларның бер-берсенә бәйләнүе, комплекслы булуы мөһим, – ди Ирина Волынец. – «Тик-ток»та тискәре мәгълүматлар күп. Әлеге белгечләр бу мәсьәләдә дә барысын белеп торырга тиеш. Яшьләрне урамнарга каршылык күрсәтү акцияләренә чакырдылар. Берәү дә аларны, әйдә, җинаять кылыгыз, дип чакырмый. Аларның иҗтимагый эшләрдә катнашасы, үз фикерләрен әйтәсе килә. Балалар үзләренә карата игътибарлы булуны сорый. Татарстанда бик көчле мәктәпләр бар. Бу уку йортларының тәҗрибәләрен өйрәнәчәкбез. Проблемаларның берсен хәл итәсең, икенчесе чыгып тора, тормыш шулай дәвам итә. Иң мөһиме – балаларны күз уңыннан ычкындырмау.

Ел укытучысы Светлана Байкеева фикеренчә, әлеге белгеч – заманча мәктәптә кирәкле яңа кеше.
– Алар чын-чынлап моңа кадәр хәл итә алмаган проблемаларны чишәргә булышсын иде. Без илнең төрле почмакларында мәктәпләргә бәйле төзәтә алмаслык хәлләр турында ишетеп торабыз. Бу заман проблемасы гына түгел дип уйлыйм. Баланы аңлап, авыр чакта кул биреп кенә авырлыклардан чыгара алабыз, – ди укытучы. – Белемгә бәяне кыска вакыт эчендә дә биреп була, әмма тәрбиядә алай түгел. Тәрбиянең җимешләрен күпмедер вакыттан соң гына белеп була. Бу проблемаларны укучылар, әти-әниләр, укытучылар бергәләп кенә хәл итә алабыз.

Яңа төр белгечләр кертүгә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ничек карый?
– Шундый карар кабул ителгән икән, без аны һичшиксез үтәячәкбез, – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «ВТ»да уздырылган «туры элемтә» вакытында. – Укытучы һәрвакыт белем дә, тәрбия дә бирде. Бу бурычны беркем дә алып атарга тиеш түгел. Тәрбия мәсьәләсендә сыйныф җитәкчесенең өлеше зур. Ул – әби дә, бабай да, әти-әни дә, психолог та, илаһи зат та булырга тиеш. Укытучы булган җирдә әти-әниләр, акча түләп, серен сөйләр өчен башка белгечләр янына барырга тиеш түгел. Моның өчен укытучы бар. Имтихан күрсәткечләре артыннан куып, тәрбияне онытырга ярамый. Бала бик акыллы, әмма тәрбиясез, динсез һәм денсез булырга мөмкин. Моннан да куркынычрак әйбер юк.
КФУның педагогика фәннәре докторы, укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасы мөдире Әнвәр Хуҗиәхмәтов фикеренчә, мондый вазыйфа билгеләү бик дөрес. Башта тәҗрибә рәвешендә барса, яңа уку елыннан ул барлык мәктәпләргә дә кертеләчәк.
– Бу белгечләр тәрбия эшен көйгә салучылар, ягъни координаторлар булачак. Элек пионервожатыйлар бик файдалы эш башкара иде. Тәрбия эшләре буенча киңәшчеләр дә шушы рольне үтәячәк. Мәгариф идарәсе, уку йортлары белән элемтәләрне ныгытачаклар. Тик яңа белгечләрне кертүгә бөтен мәсьәлә дә хәл ителәчәк дигән сүз түгел. Бездә болай да педагог-оештыручылар бар инде. Яңа белгечләр педагогик, психологик, физиологик үзенчәлекләргә игътибар итәргә тиеш. Илдә тәрбия буенча бердәм концепция юк. Менә шуны булдырырга кирәк. Моны эшли алырдай галимнәр бар. Без үзебез дә эшләргә әзер. Мәктәпләрдә спорт һәм башка аерым бәйгеләр уза. Ләкин алар бер-берсенә бәйләнмәгән, бер сүз белән әйткәндә, тәрбиянең йөрәге юк.
Әгәр бүгенге кебек дәвам итсә, без ни башы, ни кулы белән эшли белми, Ватанын яратмый торган, телефон колына әйләнгән, юк-бар артыннан лозунглар күтәреп, урамга чыга торган буын тәрбияләячәкбез, – дип борчыла белгеч.
– Бу – бик куркыныч. Интернетны хаос дибез икән, куркыныч сайтларны тыярга ярамыймыни? Моны укытучы да, әти-әни дә эшли алмый. Хокук органнары ябарга тиеш. Интернет ул белем алуга хезмәт итәргә тиеш. Хәзер ул тугач ук баланың яшәү рәвешенә әйләнә. Бакчалардагы тәрбиячеләр дә сабыйларның интернет уеннары белән мавыгуына борчыла. 30–40 яшьтә алар сукыр калачак. Әти-әнисе, еламасын өчен, баласының кулына телефон тоттырырга риза, тик аның нәрсә караганын күрми. Кеше, җәмгыять үсешенә комачаулаган әйберләрне тыярга кирәк, – ди Әнвәр Хуҗиәхмәтов.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү