Татарстанда 22 градуска кадәр суытачак дип фаразлыйлар

Татарстанда явым-төшемсез, уртача дәрәҗәдә суык һава урнашты. Синоптиклар мәгълүматына караганда, ял көннәрендә республиканың көнбатыш районнарында аз гына кар көтелә. Шимбә, якшәмбе – 21, 22 гыйнварда – һава температурасы көндез –5…–10,  төнге сәгатьләрдә –9…–15 градус, урыны белән –19 градуска кадәр төшәчәк.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразларына караганда, киләсе атна башында (23–24 гыйнвар) һава торышы әллә ни үзгәрмәячәк. Явым-төшем көтелми. Көндез термометрның терекөмеш баганасы –6…–11, төнлә –14…–19 градус чикләрендә тирбәләчәк.


Фикер өстәү