Җылыта: ял көннәрендә һава температурасы -1 градус булачак

Синоптиклар әйтүенчә, Татарстанда бу көннәрдә суык булса, якшәмбедә җылыта: һава температурасы -1 градустан түбән төшмәячәк.

Шимбә – 29 гыйнварда республикада бераз гына кар явып үтәчәк. Көндез һава температурасы -6-12 градус чикләрендә тирбәләчәк, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә -11-18 градуска кадәр суытачак. Якшәмбе көнне – Татарстанда янә кар. Көндез -1-6, төнлә -9-14 градус.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразларына караганда, киләсе атна башында урыны белән кар-буран, көчле җил көтелә. Көндез -3+1 градуска кадәр җылытачак, төнлә термометрның терекөмеш баганасы -3-8 градуска төшәчәк.


Фикер өстәү