Air Arabia гарәп авиакомпаниясе 16 февральдән Абу-Дабидан Казанга туры рейслар ача. Очышлар атнага ике тапкыр булачак.
Абу-Дабидан Татарстан башкаласына һәм кире юнәлештә очкычлар дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә очачак. Пассажирларга Airbus A320 очкычлары хезмәт күрсәтәчәк. Очыш дәвамлылыгы – биш сәгать. Оператор сайтында шул турыда хәбәр ителә.
Авиаопреатор Абу-Дабидан Казанга һәм Екатеринбургка ике яңа маршрут ачылуы турында узган елда ук игълан иткән иде. Рейсларны 29 декабрьдә башлау ниятләнгән була, ләкин кичектерелә.
Хәзерге вакытта авиакомпания Казаннан Шарджага рейслар башкара.