«Ватаным Татарстан» ачыклык кертә. Үз торагыңа чит кешеләрне теркәү турындагы сорауларга җаваплар

Яшәү урыны буенча теркәлү пенсия, пособиеләр рәсмиләштергәндә, балалар
бакчасына язылганда, кредитлар алганда кирәк.

Әйтергә кирәк, торакка милекче үзе түгел, ә аның гаилә әгъзалары, шулай ук чит
кешеләр дә (мәсәлән, арендага алып торучылар, туганнары) теркәлергә мөмкин. Төрле
очраклар килеп чыкканлыктан, түбәндәгеләрне белеп тору зыян итмәс.

1.Теркәлү милеккә хокук бирәме?
Теркәлгән кеше документлар буенча милекче булмаса, юк. Сезнең фатирда
теркәлгән туганнарыгызның яки арендага алып торучыларның милеккә бернинди
хокуклары да була алмый.

2.Вакытлыча яки даими теркәлү нинди срокка рәсмиләштерелә?
Вакытлыча теркәлү килешү буенча теләсә нинди срокка рәсмиләштерелергә мөмкин.
Мәсәлән, 3 айга, 1 яки 5 елга. Даими теркәлгән очракта срок күрсәтелми.

3. Теркәлүне нинди документлар раслый?
Вакытлыча теркәлү турында таныклык бирелә. Аны Дәүләт хезмәтләре порталында
онлайн рәсмиләштерергә дә мөмкин. Даими прописка булганда, паспортта штамп
булырга тиеш.

4.Вакытлыча пропискасы булган ата-ана милекчеләр ризалыгын алмыйча
гына баласын терки аламы?
Әйе, терки ала. Бу вакытта баланың теркәлгән вакыты әти-әнисе теркәлгән срокка
тәңгәл була. Аннан ул автомат төстә юкка чыгарыла.

5.Чит кешеләрне теркәү милекчегә нинди зыян китерергә мөмкин?
Әгәр фатирны арендага алучы яки туганнары приставларга, полиция хезмәткәрләренә
яки кредит рәсмиләштергәндә әлеге адресны күрсәтә икән, закон яки килешү бозылган
очракта вазыйфаи затлар шушы фатирга киләчәк.

Әгәр милекче торакта яшәргә рөхсәт итмичә, чит кешегә матди якны гына истә тотып
фиктив прописка ясый икән, бу Россия Җинаять Кодексының 322.2 статьясы буенча
җавапка тартыла дигән сүз. Моның өчен 100 мең сум штраф каралган.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

Фото: https://geomergroup.ru/


Фикер өстәү