Марат Кәбиров: Бер без генә булдырмыйбыз бит, булдырырга тырышучы бүтән көчләр дә бар

«Без булдырабыз!» – дигән шигарь бар. Хәзер аны бераз ирония белән кабатларга күнегеп баралар. Бик күп өлкәләрдә алга китеш тукталып, тискәре нәтиҗәләр хасил булгач, шулай итәсе килеп торадыр инде. Бүтәннәрнең уңышсызлыгыннан көлүдән дә җайлырак, рәхәтрәк халәт юк. Нәрсәдер эшләргә тырышып, хаталанган адәм янында кыл да кыймылдатмый торган ата ялкаулар да үзен эшлекле итеп тоя. Һәм изге максатлар белән ялгышкан теге адәмнән көләргә маташалар:

– Кит инде, шуны да эшли алмагач… Өмет юк бу бәндәдә…

Андый ялкаулар, гадәттә, күп була һәм бер мизгелдә аларның сүзе халык сүзе кебегрәк тә яңгырап китә. Ахмаклар да күп. Намуссызлар да. Көнчеләр дә. Бу халыкның әллә кемнәре бар. Бер үк кеше дә кайчагында ахмак та, намуссыз да, көнчел дә булып алырга, әллә нинди сурәтләргә кереп чыгарга мөмкин. Кайчагында кеше башкалар йогынтысына да бирелә, мода агымына да иярә, бүтән сәбәпләр дә табыла. Шуңа күрә, кеше ниндидер ахмаклык эшли икән, бу әле аның гына ахмаклыгын аңлатмый. Аның ахмаклыгын гына да аңлатмый.

Ничек кенә булмасын, миңа ошый бу шигарь. Без булдырабыз. Яктылыкка, җиңүгә юнәлтелгән ул. «Мин булдырам!» – дисәң дә алай ук яңгырамый, мактануга да каера, ялгызлыкны да аңлаткан кебек. Ә без булдырабыз – бөтенләй икенче. Хәтта берүзең генә ниндидер эшкә тотынсаң да: «Без булдырабыз!» – дип әйткәч, артыңда кемдер торган шикелле тоела. Ялгызың гына түгелсең, һәр минутта килеп кушылырдай дусларың, ярдәмчеләрең бардыр сыман. Ниндидер күзгә күренмәс көч сиңа ярдәм итәдер шикелле. Чынлап та ярдәм итә бугай ул.

Монысын көнкүрештәге һәм иҗаттагы тәҗрибәләр буенча әйтәм. Кулдан килмәс кебек тоелган эшләрне дә шул шигарь белән җиңеп чыкканым бар. Ул үзеңә ышанычны арттыра, бөтен сәләтеңне, көчеңне тупларга мәҗбүр итә. Хәтта дөньяның яшерен көчләрен дә хәрәкәткә китерә бугай. Чөнки шундый кәеф белән тотынсаң, бөтен хәл-күренешләр дә синең уңайга эшли башлагандай була, барысы да җай килеп тора.

Булдыра алмаган вакытлар да очрый. Кешенең үзеннән генә тормаган нәрсәләр дә күп бит инде. Кеше генә түгел, ә тоташ халыкларның, дәүләтләрнең кулыннан килмәгән нәрсәләр дә бар. Менә быел җәй көне яңгыр көттек. Аны: «Без булдырабыз!» – дип кенә яудырып булмый бит инде. Ил өстендәге вазгыятьне дә алай дип кенә үзгәртеп булмый. Бер селтәнүдә алай килеп чыкмый. Ваграк мәсьәләләрдә дә шулай булырга мөмкин. Бер шигарь дә тылсымчы таягы түгел, хәтта алай булган хәлдә дә, бер тылсымнан көчлерәк бүтән тылсым булырга мөмкин. Бер без генә булдырмыйбыз бит, булдырырга тырышучы бүтән көчләр дә бар. Аннан соң, бер халәт тә бертуктаусыз түгел. Берөзлексез уңыш та, җиңү дә, бәхет тә булмый. Шуңа күрә, булдыра алган кадәренә канәгать калып, булдыра алмаганын булдырырга тырышып яшәргә кирәк. Андый чакта мин үземне уены-чыны белән болай юатам:

Без булдырабыз. Булдырсак,

Барысын да уздырабыз.

Ә булдыра алмаганда,

Булганын туздырабыз…

Нәрсәгәдер ирешә алмау гел генә синең көчсезлегеңне, беткәнбаш уңышсыз икәнеңне аңлатмый әле. Кайбер нәрсәләрнең вакыты җитмәгән булырга да мөмкин. Тугыз хатынны авырга уздырсаң да, бер айдан бала тумый, диләр бит. Бөтен нәрсә артыннан да чабып йөри алмыйсың, кайберләренең үзе килгәнен көтәргә кирәк. Каршыларга әзер торырга.

Максатыңа ирешү өчен мөмкинлекләр тудырылу гына җитми. Беренчедән, максатың булу кирәк. Һәм шул максатыңа ирешә алачагыңа ышану. «Без булдырабыз!» – дигән ышаныч.

Марат Кәбиров


Фикер өстәү