Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү турында указга кул куйды. Министрлар Кабинетына республикада яшәүче ветераннарның социаль-икътисадый хәлен яхшырту буенча чаралар күрергә кушылды. Документ ТРның хокукый мәгълүмат интернет-порталында бастырылган.
2023 елның 1 декабренә кадәр республика хөкүмәтенә бәйрәм итү чаралары планын эшләргә һәм расларга кирәк. Республика башкарма хакимият органнарына ветераннарга һәрьяклап ярдәм күрсәтергә, хәрби күмүләрне һәм мемориаль комплексларны тәртипкә китерүдә ярдәм итәргә кушылды.