Әйләнечтән юл туры: Россия нефтенең рәхәтен кем күрә?

Катлаулы һәм шомлы вазгыятьтә Россиянең тышкы сәүдә оештыручы бюрократиясе үзен гадәттән тыш елгыр һәм инициативалы итеп тота. Моны билгеләп үтми калып булмый. Укучылар, бәлки, хәтерли торгандыр: нефть продуктларына эмбарго кертелгәч, Россиядә мазут проблемасы кискен калкып чыгарга мөмкин, дип язган идек.

Мазутны тышкы базарга сата алмауның бездәге нефть эшкәртү заводларының туктавына һәм мотор ягулыгы дефицитына китерүе ихтимал иде. Проблема, чынлап та, бар ул. Рәсми рәвештә нефть эшкәртү 15 процентка кимер дип санала. Сан зур, әмма куркыныч түгел. Бөтенләй нефть эшкәртү туктатыласы иде, ярдәм көтелмәгән җирдән килеп төште. Американың көндәлек газетасы WSJ Төньяк Африка илләренең, комсызланып, Россия нефть продуктларын сатып ала башлаулары турында яза. Мисыр, Марокко, Тунис, Ливия һәм Алжир Европа эмбарго керткән продуктларны үзләрендә туплыйлар икән. Аларга бензин һәм дизель ягулыгы, мазут кирәкми, билгеле. Үзләре – нигездә, нефть сатучы илләр. Белгечләр әйтүенчә, африкалылар, Россиядән алып, Европага озаталар. Арзанга алып, кыйммәткә сатулары аңлашыла инде. Россия өчен финанс югалтулары зур, әмма яңача сәүдә зуррак бәхетсезлектән коткара.

Кытай, Һиндстан, Берләшкән Гарәп әмирлекләре дә, мөгаен, шул ук максаттан Росиядән күпләп мазут сатып алалар. Һиндстан гыйнвар аенда ук бер көнгә 114 мең 500 баррель мазут импортлый башлаган. Кытай тәүлеккә мазут импортын 200 мең баррельгә җиткергән. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре 203 мең баррель-тәүлек күрсәткеченә ирешкәннәр. Мазут импортында ярышта Төркия дә алда бара. Европалылар каршы түгел моңа. Иң мөһиме: бәя «түшәм»е саклансын. Алар башта ук шундый кагыйдә керттеләр: Россия чималы башка ил танкерына бушатылса һәм бигрәк тә башка ил ягулыгы белән кушылса, ул Россиянеке дип саналмый. Планетада шундый сәер мазут әйләнеше барлыкка килә инде, нишләтәсең. Россия өчен ике уңайсыз ягы бар моның: арзанга сатарга туры килә һәм Көнбатышның чимал кушылдыгы урынына Африканыкына әвереләсең. Бик үк почетлы түгел инде, әмма түзәргә туры килә. Бәя мәсьәләсе дә үзәкне өзә. Ноябрь аенда Россиянең дизель ягулыгы читкә Европадагы ягулык бәясе белән сатылган. Хәзер баррельгә 35 доллар ташлама ясарга туры килә.

Кайвакыт Россия экспортерлары «түшәм»не ватып та чыккалыйлар икән. Bloomberg агентлыгы Греция яр буйларыннан ерак түгел Россия нефть танкерларының миллионлаган баррель нефтьне башка дәүләтләрнең танкерларына бушатуы һәм санкцияләрне әйләнеп узуы турында шаулый. Грек хакимиятләре, эш нейтраль суларда башкарыла, без кысыла алмыйбыз, дип аклана. Бу очракта табышның төп өлеше кем кесәсенә керәдер, безгә мәгълүм түгел. Без белешкән нефть-газ тармагы белгечләре фикеренчә, сәүдә бик зур коррупцион схемалар белән башкарыла.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү