Рөстәм Миңнеханов: «Эшчеләргә карата мондый мөнәсәбәттә булырга ярый димени? Бүген һәр эшче алтын бәясенә тиң. Оят!»

50 мең йөк машинасы, 100 вертолет һәм эшчеләргә сыйфатлы ризык! Республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллык коллегиясендә агымдагы елга бурычлар билгеләделәр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз эшенә бармак аша гына караган җитәкчеләрне шелтәләде. Ә Яшел Үзәндә узган чараның «VIP кунагы» республиканың сәнәгать һәм сәүдә тармагына югары бәя бирде.

Былтыр Татарстанда сәнәгать җитештерү индексы 106,6 процент тәшкил иткән. 4,6 триллион сумлык продукция төяп җибәрелгән. «Бу – республика предприятиеләренең күмәк тырышлыгы нәтиҗәсе», – диде министрлык белән узган елның июнендә җитәкчелек итә башлаган Олег Коробченко. Аерым алганда, Татарстанның машина төзелеше предприятиеләре 850 миллиард сумлык продукция төяп озаткан. Министр сүзләренә караганда, санкцияләргә дә карамастан, быел әлеге күрсәткечне 10 процентка арттыру да күздә тотыла.

– Кимендә 50 мең йөк машинасы, 10 мең җиңел коммерцияле автомобиль һәм 100 вертолет җитештерергә җыенабыз, – диде ул.

Татарстанның нефть тармагы да сөендерә. Былтыр 791 миллиард сумлык «кара алтын»ны чыгарганнар һәм эшкәрткәннәр. Бу алдагы елга караганда 20 процентка күбрәк. Быел нефтьчеләр алдында күрсәткечләрне саклап калу бурычы тора.

2030 елда республикада газ куллану күрсәткече 29,1 миллиард куб метрга кадәр җитәчәк, дип фаразладылар коллегиядә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, республика – ил күләмендә иң күп зәңгәр ягулык кулланучыларның берсе. Без әлеге күрсәткеч буенча өченче урында торабыз.

– Былтыр Татарстанда 17,8 миллиард куб метр табигый газ кулланылган. 1,5 миллион фатир һәм йорт хуҗалыгына зәңгәр ягулык кергән, – диде министр.

Рәис ил күләмендә гамәлдә булган социаль газлаштыру программасы турында да искә төшерде. Билгеле булганча, ил Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында аны алга таба дәвам иттерергә кушты.

– Татарстанда яшәүчеләрдән 18 мең гариза кабул ителгән. Программа газүткәргечне кишәрлек чикләренә кадәр бушлай җиткерүне күздә тота. Зәңгәр ягулыкны плитәгә кадәр тоташтыру бәясен дә игътибарга алырга кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Нишлисең, заманасы шундый. Күп кенә предприятиеләр чит ил җиһазларына да турыдан-туры бәйле әнә. Шуңа күрә Татарстанда станоклар төзүгә игътибар бирә башлаганнар инде. Быел, мәсәлән, 30 станок җыю күздә тотыла. Ә 2025 елга җитештерүне үзебездә урнаштыру күрсәткечен 90 процентка кадәр җиткермәкчеләр. «Дөрес, моңа ышанмаучылар да шактый», – дип тә өстәде Олег Коробченко бу хакта сөйләгәндә. Бу юнәлештәге эш турында сүзен бисмилладан башлап, «Пегас» компанияләре төркеме генераль директоры Илдар Нуриев сөйләде.

– Былтыр дөнья күләмендә станоклар төзелеше базары 100 миллиард доллардан да артып киткән. Гомумән, соңгы егерме елда әлеге базар өч тапкыр үскән. Тик Россиядә түгел. Ни кызганыч, шушы чорда илдә станоклар җитештерү күрсәткече ун тапкыр кимегән. Без – җиһазларны читтән сатып алучы илләр рәтендә. 2022 елның февраленә кадәр бу мөмкин эш иде. Хәзер исә безгә Кытай, Төркия һәм өлешчә Һиндстан базарлары гына ачык. Шуңа күрә эшне үзебездә җайга салырга кирәклеге көн кебек ачык, – диде ул.

Заводлардагы станок белән эшләргә белгечләр дә кирәк. Баксаң, республиканың оборона-сәнәгать тармагы предприятиеләренә 4 меңнән артык хезмәткәр җитми.

– Узган елның сентябреннән бирле тармакта 5 меңнән артык кешене эшкә алганнар. Тик буш урыннар саны әле дә күп, – диде министр, авырткан җиргә басым ясап.

Мәсьәләне азмы-күпме хәл итүнең юлын да тәкъдим итте ул.

– Без курьерлар, таксистлар, пицца китерүчеләрдән торган зур армиягә юньле һөнәр алырга ярдәм итеп, заводларга эшкә урнашырга ярдәм итәргә тиеш, – диде Олег Коробченко.

Министр фикерен Рөстәм Миңнеханов та куәтләде. Рәис сүзләренә караганда, алдагы җиде елда эшче көчләргә кытлык артачак кына. Ул уку йортлары белән берлектә тармакка кирәкле кадрларны әзерләү мәсьәләсенә игътибар итәргә кушты.

– Яшьләр читкә китмәсен өчен тиешле шартлар булдырырга, тормыш сыйфатын яхшыртырга, лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итәргә кирәк, – диде республика башлыгы.

Тик заводка эшкә урнаштырдың да, бетте түгел. Эшче көчләрне кадерләп тота белергә дә кирәк. Завод-предприятие җитәкчеләре арасында моны аңламаучылар да күп икән. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Мария Патяшина завод эшчеләренең ниләр белән туклануы турында сөйләде. Узган ел белгечләр республикадагы 47 сәнәгать предприятиесендәге 80нән артык ашханәдәге ризыкны тикшергән. Нәтиҗәдә аларның барысында кагыйдә бозу очраклары ачыкланган. Ике ашханәне, гомумән, ябарга туры килгән.

– Алты предприятие ашханәсендә хезмәткәрләргә куллану вакыты чыккан ризыклар ашатулары билгеле булды. Унөч ашханәдә әзер ризыкларда эчәк таякчыгы, стафилококк табылды. Соңгысы күбрәк ит ризыкларына бәйле. Без республикада җитештерелүче продукцияне даими тикшереп торабыз. Тик бу ашханәләрдә итне читтән кайтарганнар, – диде Мария Патяшина.

Бу хакта ишеткәч, Рөстәм Миңнеханов дәшмичә кала алмады.

– Хуҗасызлык бит бу! Әлеге ашханәләр җитәкчеләре үзләре монда ашамыйдыр. Шуңа күрә эшчеләргә нәрсә ашатуларын да белмиләр. Сүз сезнең хезмәткәрләрнең сәламәтлеге турында бара. Эшчеләргә карата мондый мөнәсәбәттә булырга ярый димени? Бүген һәр эшче алтын бәясенә тиң. Оят! Болай битараф булырга ярамый, – диде ул.

Әлеге мәсьәләне контрольгә алырга вәгъдә иттеләр. Министр яше 50дән узган завод эшчеләренә бушлай медицина тикшерүе үткәрә башларга да тәкъдим итте. Рәис хуплады.

Чарада «VIP кунак» та бар иде. Тармакның элеккеге министры, хәзер Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримовны әнә шулай дип тәкъдим иттеләр. Ул тармакның ирешкән уңышларын югары бәяләде. Ә эш дәвам итә. Бүген Яшел Үзәндә Рөстәм Миңнеханов Горький исемендәге заводта су асты канатларында тиз йөрешле ике «Метеор» һәм водород ягулыгында эшләүче экскурсия-ял корабы корпусларына нигез салу тантанасында да катнашты. «Метеор»ларга Михаил Девятаев һәм Муса Җәлил исемнәре биреләчәк.

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү