Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре торак-коммуналь хезмәтләргә пеня түләүдән азат ителә

Дәүләт Думасы мобилизацияләнүчеләрне торак-коммуналь хезмәтләргә пеня түләүдән азат итү буенча закон проектын беренче укылышта кабул иткән

Бу кагыйдәнең мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре әгъзаларына да кагылуы күздә тотыла. Күп фатирлы йорттагы торак өчен яки гомуми милеккә капиталь ремонт өчен вакытында яки тулы күләмендә түләмәгән очракта да пеня исәпләнмәячәк.

Закон кабул ителгән очракта, рәсми басылып чыкканнан соң 10 көн узгач үз көченә керәчәк.


Фикер өстәү