Торак-коммуналь хезмәтләргә түләмәгән өчен пеня алмау вакыты киметелә

Хәтерләсәгез, коронавирус мәхшәре башлануга, торак-коммуналь хезмәтләргә түләмәгән өчен пеня алуга һәм газ, су, электр утын өзүгә 2020 ел азагына кадәр тыю кертелгән иде. Менә хәзер Россия Энергетика министрлыгы пеня түләтмәү вакытын киметү турында тәкъдим белән чыккан, дип хәбәр итә “Ведомости”.

Тәгаенләп әйтсәк, министрлык пеня түләтмәүнең гамәлдә булуын инде 31 майда ук туктатырга тәкъдим итә. Шул ук вакытта авыр хәлләрдә калган кешеләр өчен коммуналь хезмәтләргә түләмәгән өчен штрафлар салуны тыю тагын ике айга – 2020 елның 31 июленә кадәр озайтылырга мөмкин. Моннан тыш коронавирус аркасында зыян күргән тармаклардан кече һәм урта бизнес предприятиеләренә дә ике айлык мораторий кертү мөмкинлеге карала.
Министр урынбасары Юрий Маневич Россия Сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге комиссиясе утырышында белдергәнчә, пеня түләтмәү энергетика ресурслары өчен түләмәүгә китергән. Әйтик, апрель аенда электр энергиясе өчен түләүләр җыю күләме – алдагы елдагы шушы ук чор белән чагыштырганда 7 процентка, җылылык өчен – 12 процентка кимегән.
Энергетика министрлыгында исәпләп чыгарылганча, мораторийны 2020 ел ахырына кадәр саклап калган очракта электр станцияләренә 600−700 миллиард сум чамасы акча керми калачак. Бу хәлнең илне энергия һәм җылылык белән тиешенчә тәэмин итү мөмкинлегенә янавы бар.


Фикер өстәү