Коронавирус йоктырган мәчене карантинга «утыртканнар»

Россиядә биш яшьлек бер песинең анализы мырауҗанның SARS-CoV-2 вирусын йоктыруын күрсәткән, дип хәбәр итә РИА Новости, Бөтендөнья хайваннар сәламәтлеген саклау оешмасы мәгълүматларына таянып. Биш яшьлек мәчедә SARS-CoV-2 вирусы барлыгын билгеләү өчен, кешеләрдән анализ ничек алынса, шулай – тамагы һәм борыныннан мазок алынган.
Песидәге авыруның билгеләре, шулай ук хуҗасының коронавирустан чирләү-чирләмәве турында бернинди дә мәгълүмат юк. Мырауҗан “яшәү урыны буенча” карантинга утыртылган – шуның белән шул.
Моңа кадәр дөньяда коронавируслы кешеләр белән аралашкан берничә эт һәм мәченең (шул исәптән юлбарысның) COVID-19 йоктыруы расланган икән. Белгечләр әйтүенчә, көзән (хорек) дә инфекциягә бирешүчән булырга мөмкин. Лаборатория шартларында мәчеләр һәм көзәннәрнең бер-берсенә инфекция йоктыру мөмкинлеге билгеләнгән. Әмма бу хайваннарның чирне кешегә йоктырып, COVID-19 таратуда катнашулары әлегә дәлилләнмәгән.
Коронавирус инфекциясе асылда һава аша – йөткергәндә-төчкергәндә яки сөйләшкәндә сырхауның сулыш юллары аша бүленеп чыккан төкерек тамчылары аша йога.


Фикер өстәү