Коронавируска биргән анализ күрсәткечләре нәрсәне аңлата?

Коронавирус зәхмәтенең күп кешедә симптомнарсыз гына узуы билгеле инде хәзер. Кайберәүләр тамагы авыртып, бераз температурасы күтәрелеп, йөткергәләп, җиңелчә генә үткәрә. Гаиләдә үзебез дә шулай чирләп алдык. Үзеңдә нинди авыру булганлыгын, тирә-яктагы кешеләргә куркыныч тудыру-тудырмавыңны, башкалар белән шикләнмичә аралаша алу-алмавыңны, иммунитет барлыкка килгәнме икәнне ничек белергә? Бу сорау күпләрне кызыксындыра.

Шөкер, антитәнчекләргә анализ тапшырып, иммунитет торышын белү мөмкинлеге бар хәзер. Ләкин анализ нәтиҗәләрен дөрес укый белүчеләр генә әз. Сораулар күп килгәнлектән, сәламәтлеккә багышланган тапшыру алып баручы табиб – Коронавирус вазгыятен мониторинглау буенча мәгълүмат үзәге җитәкчесе Александр Мясников бу хакта тәфсилләп аңлатты.

Антитәнчекләр (икенче төрле – иммуноглобулиннар) – организмга нинди дә булса инфекция (шул исәптән CoV-2) эләккәч, шуңа каршы иммун система тарафыннан эшләп чыгарыла торган махсус аксымнар ул. Алар вирусны ачыклый, зарарсызландыра һәм аның турында мәгълүматны истә калдыра. Иммуноглобулиннар бик күп төрле булса да, COVID-19га бәйле рәвештә ике тибын аерып карыйлар: IgM һәм IgG.

  1. IgM – кискен фаза антитәнчекләре. Гадәттә, алар, чир башлангач, якынча 5 нче көндә күренә башлый һәм бер атнадан алып бер айга кадәр саклана. Галимнәр коронавирус очрагында IgMның 3 айга кадәр дә саклана алуын ачыклаган. Антитәнчекләрнең концентрациясе 1 мл/бер һәм аннан артыграк булса, анализ уңай дип санала.
  2. IgG – чир кабат йогудан озак вакытка саклый һәм үзләре дә озак яши торган антитәнчекләр. Иммунитет аларны 15 – 20 көннән соң, ягъни IgMнан соңрак эшләп чыгара. IgGны 10 мл/бер һәм аннан артыграк концентрациядә тапсалар, тест уңай дип санала.

Анализ нәрсәне аңлата?

Тест күрсәткечләре нигезендә өч төрле нәтиҗә булырга мөмкин.

1 нче нәтиҗә. IgM<1 һәм IgG<1: тест тискәре. Ягъни пациент яки коронавирус эләктермәгән, яки COVID-19ны кичергән, ләкин җитәрлек антитәнчекләр барлыкка килмәгән. Бу – COVID-19га каршы иммунитет юк дигән сүз. Андый кешеләр битлек, пирчәткә киеп йөрергә һәм башка төрле саклану чараларын да күрергә тиеш.

2 нче нәтиҗә. IgM≥1 һәм IgG – теләсә нинди сан: иммун системаның коронавируска җавап бирү стадиясе. Ягъни организм көрәшә: пациент чирли яисә сәламәтләнеп килә. Чыннан да COVID-19мы икәнне раслау өчен ПЦР  диагностикасын да уздырырга (борын куышлыгыннан һәм йоткылыктан мазок алырга) кирәк. ПЦР-диагностика тесты хәтта инкубация чорын да күрсәтә.

3 нче нәтиҗә. IgM<1 һәм IgG≥10: пациент вирус белән контактта булган. Яки элегрәк чирләгән, яки үзендә вирус йөртә. Мондый нәтиҗәне COVID-19га каршы иммунитет дип бәялиләр. Ләкин әгәр пациентның организмында вирус бар икән, ул башкалар өчен куркыныч. ПЦР-диагностика нәтиҗәсе тискәре булу гына вирус юклыгын аңлата. Бу очракта кеше антитәнчекләр доноры була ала.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү