Радик Гайзатуллин: «Акча эше – иҗади эш»

Кадерле ветераннар! Хөрмәтле коллегалар!

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы оештырылуга 100 ел тулу уңаеннан эчкерсез котлауларны кабул итегез!

Әлеге тарихи вакыйганы шушы еллар дәверендә ведомствода хезмәт куйган ветераннарыбызга, шулай ук бүген эшләүче хезмәткәрләребезгә карата гаять зур рәхмәт хисләре белән каршылыйбыз. Сезнең һәркайсыгыз республиканың төп финанс органын үстерүгә зур өлеш керткән һәм хәзер дә өлеш кертә.

Министрлыкның 100 еллык тарихын чагылдырган ике томлык нәшер ителде. Аның беренчесендә 2000нче елга кадәрге эшчәнлек чагылыш тапса, икенчесендә хәзерге чор тасвирлана. Үткәнен белгәннең киләчәге бар, ди халык.

Җәмгыятьтә финанс белгечләренә зур таләпләр куела. Финанс системасында эшләүче һәр белгечнең намуслы, иҗади эшеннән башка гына бюджет средстволарыннан сакчыл һәм нәтиҗәле файдалану мәсьәләләрен хәл кылып булмавына имным камил. Хезмәткә карата мондый караш оешканлыкка, үзара ярдәм итешеп эшләүгә китерә. Бу сыйфатлар коллективыбызның горурлыгына әйләнде.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бик зур рухи көч-куәт, хыялларыгыз һәм планнарыгызның тормышка ашуын, нәтиҗәле эш, шатлык-сөенечләр өчен күбрәк сәбәпләр чыгып торуын телим! Эшегез һәм башлангычларыгызда һәрвакыт уңышлар елмайсын!

 

Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин

 


Фикер өстәү