Куркыту өчен түгел: 1 мартта сиреналар тавышыннан югалып калмаска куштылар

«Внимание всем! Барыгызга да игътибар!» Бу көннәрдә шул сүзләрне ишетсәгез, эчегез пошмасын. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча идарәсе моны планлы тикшерү дип аңлата. Халык белеп торырга тиешле кагыйдәләрне дә искәрттеләр.

Татарстан гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Радик Гыйсмәтов аңлатканча, 1 мартта сиреналарны кабызып, үзәкләштерелгән төбәкара системаларның халыкка хәбәр итү әзерлеген тикшерү чаралары узачак.

– Моңа бәйле рәвештә халыкта паника булырга тиеш түгел. «Барыгызга да игътибар!» сигналын ишетүгә, радио яисә телевизорны кушып, кагыйдәләр белән танышырга кирәк, – диде министр урынбасары. Мондый мәгълүматны бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләргә җиткерү мөһимлеген дә искәртте ул. – Паника булмасын өчен, өлкәннәр нишләргә кирәк икәнен аларга да аңлатсын иде.

Радик Гыйсмәтов әйтүенчә, бу – планлы тикшерүләр. Алар елга ике мәртәбә – март һәм октябрь айларында оештырыла. 1 мартта иртәнге 10.40 сәгатьтән алып 10.43 сәгатькә кадәр Казанда һәм Татарстанның башка районнарында сиреналар кушылачак. Министр әйтүенчә, районнарда ашыгыч хезмәт автомобильләрендәге тавыш көчәйткечләр дә кулланылачак. Бу вакытта радио һәм телевидение дә җәлеп ителәчәк. Хәтта мәчетләрдә булган тавыш көчәйткечләр дә файдаланылачак икән.

Радик Гыйсмәтов әйтүенчә, элек кулланыла торган ысулларга өстәп, быел яңасын сынап карыйлар.

– Быел халыкка мәгълүмат җиткерүнең яңа ысулын – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми мобиль кушымтасы аша белдерүләр җибәрүне сынаячакбыз, – диде министр урынбасары.

Белеп тору артык түгел, дигәндәй, Радик Гыйсмәтов һәр татарстанлының «хәвеф чемоданы» әзер булып торса, хәерлерәк дип киңәш итте.

– Сигнал яңгыраганда, ул-бу очрагына әзерләп куелган кирәк-яраклар булса яхшы. Анда ниләр булырга тиеш икәне билгеле. Гадәттән тыш хәл очрагында, бу җыелмада чиста су, документларның төп нөсхәсе, алмаш кием-салым, дарулар булырга тиеш. «Суны краннан алмаска киңәш ителә. Ул бозылачак. Батарейкалар белән эшли торган фонарь алырга кирәк. Ике комплект кием-салым һәм берничә пар оекбаш алсагыз була»,  – диде министр урынбасары.

Хәвеф-хәтәр булганда, кайда яшеренергә соң? Якында гына булган бомбадан саклану урынын (бомбоубежище), саклану корылмаларын ничек табарга?

– Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына бу мәсьәләгә бәйле мөрәҗәгатьләр шактый килә. Моны идарәче компанияләр белә, аларга мөрәҗәгать итәргә була. Хәзерге вакытта  классик саналган оборона корылмаларыннан тыш, бездә «сыену урыны» дигән төшенчә дә бар. Шул исәптән подвал биналары да сыену урыны булып санала, – диде Радик Гыйсмәтов.

Мондый чакта кеше хисләрендә уйнаучылар да табылырга бик мөмкин. Ак белән караны аеру өчен, уяу булырга кирәк. Радик Гыйсмәтов чын хәвеф-хәтәрне ялганыннан ничек аерырга икәнен дә өйрәтте. Аның сүзләренчә, бер чыганактан килгән хәбәрне икенчесеннән тикшерергә була. Әйтик, ул-бу турында хәбәр радиодан килгән икән, телевизорны кушып карарга мөмкин. Рәсми сайтларны тикшереп чыгарга да була. Аларда кирәкле мәгълүмат биреләчәк, хәбәр ялган икән, ул кире кагылачак.

 Чулпан Гарифуллина

 

 


Фикер өстәү