Синоптиклар мартның нинди булачагын фаразлады

Март аенда Татарстанда тәүлеклек уртача температураның нормага якын булуы көтелә. Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, республика өчен бу күрсәткеч  – 4,2 градус тәшкил итә.

Республикада гыйнвар аенда да уртача һава температурасының нормадан тайпылмавы  – минус 10,9 градус тәшкил итүе фаразланган иде. Әмма ай башында аномаль салкын һава урнашты. 6–11 гыйнвар чорында, көчле суыклар булу сәбәпле, синоптиклар хәтта кисәтү игълан итте. Гидрометеоүзәк февраль аена да һава торышының нормага якын булачагын белдерде. Әлеге ай өчен ул –10,7 градус тәшкил итә.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, пәнҗешәмбе – 2 мартта суык: көндез – 10 градус чамасы булачак. Җомга – 3 мартта көндез –1…–6, төнлә –7…–12 градус көтелә. Шимбә – 4 мартта көндез +1 градуска кадәр җылыта, төнлә исә  –3…–8.


Фикер өстәү