Роботлар ник кар көрәми?

4,7 триллион сумлык товар, кадрлар кытлыгы һәм тармакны автоматлаштыру. Башкалада республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллык коллегия утырышы узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Авырткан җирдән кул китми дигәндәй, эшче көчләр җитмәү мәсьәләсен утырышта кат-кат күтәрделәр. Студентларга да, роботларга да өмет итәләр.

Татарстанның сәнәгать тармагында былтыр 4,74 триллион сумлык товар төяп озатканнар. Әлеге хезмәтнең зур өлеше нефтьчеләргә туры килә, әлбәттә. Машина төзүчеләр дә кара алтын чыгаручылардан калышмый. Беренче өчлеккә нефтьне эшкәртү өлкәсе дә эләккән.

– Нефть чыгару күрсәткечен узган ел дәрәҗәсендә саклап кала алдык. Барлык кыенлыкларга да карамастан, нефтьне эшкәртү 1 миллион тоннадан да күбрәккә артты. Моның нәтиҗәсе буларак, республикада бензин җитештерү 11 процентка үсте, – дип сөйләде тармакта ирешкән уңышлар турында вице-премьер, сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.

Сәнәгать тармагы өчен кадрлар мәсьәләсе көн кадагында тора. «Бүген республикада 11 меңнән артык эшче, инженер, технолог җитми. Ә алдагы җиде елда безгә 166 мең кеше әзерләргә кирәк. Эшкә сәләтле халык саны кими. Шул ук вакытта аларның яртысыннан да күбрәге җитештерүгә бәйле булмаган тармакларда хезмәт итә», – диде министр.

Мәсьәләне чишү юлы буларак, эшчеләрне яшәү урыны белән тәэмин итәргә кирәк, диделәр утырышта. Зур оешмалар шулай эшли башлаган да инде. Былтыр, мәсәлән, «Хайер» 900 урынга исәпләнгән тулай торак төзегән. «Алабуга» махсус икътисадый зонасында инфраструктурасы булган торак комплексын кулланышка тапшырганнар. «Бер эшчегә торак төзү уртача 1,5 миллион сумга төшә», – диде министр. Фикерен дәвам иттереп: «КАМАЗ һәм Чаллы тулай тораклар белән төзелде», – дип тә өстәде.

Кадрлар әзерләү мәсьәләсенең әһәмиятен Рөстәм Миңнеханов та искәртте. Аның фикеренчә, мигрантлар белән эшне көчәйтергә кирәк, алардан башка бу мәсьәләне хәл итеп булмаячак.

– Бу юнәлештә федераль дәрәҗәдә дә тәкъдимнәребез бар, аларны ил Хөкүмәтенә юлладык, – диде Татарстан Рәисе.

Ничек кенә булмасын, үзебездәге мөмкинлекләрдән яхшырак файдаланырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Бүген республикада сәнәгать тармагына кадрлар әзерләү белән 38 көллият шөгыльләнә. Аларда белем алучыларның 23 проценты гына тулай торакта урын белән тәэмин ителгән. Шуңа күрәме, бүген республикадагы һөнәри уку йортларында илнең башка төбәкләреннән килгән студентлар саны 10 процентка да тулмый.

Утырышта тагын бер нәрсәгә игътибар юнәлттеләр: шул ук машина төзү тармагы өчен белгечләр әзерләү күрсәткече хезмәт базарында таләп ителгәннән биш тапкыр кимрәк. Ә хезмәт күрсәтү өлкәсендә – киресенчә. Шуңа күрә һөнәри уку йортларында белем бирү юнәлешләрен яңадан карап чыгарга җыеналар.

Уку тәртибе дә үзгәрмәгәе. «Алабуга» махсус икътисадый зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев республикада вуз, техникум һәм көллиятләрдә укуны кичке якка күчерүгә бәйле тәҗрибә рәвешендәге проект башларга тәкъдим итте.

– Кадрлар кытлыгы мәсьәләсен хәл итү өчен, югары һәм урта һөнәри белем бирү йортларының көндезге бүлекләре студентларына 17.00 сәгатьтән соң уку мөмкинлеген булдырырга кирәк. Шул рәвешле, икътисад тармагына 235 мең кадр җәлеп итеп булачак, – диде генераль директор.

Аның әйтүенчә, яңа проект хезмәт базарын ел саен 10 меңнән артык эшчегә баетачак. Ә 2030 елга эшче студентлар саны 298 мең кешегә җитәчәк. «Элек кая да булса барып урнашу өчен, башта укырга кирәк иде, хәзер эш үзе көтә», – диде Тимур Шаһивәлиев.

Кадрлар кытлыгы мәсьәләсе зур оешма-предприятиеләрне генә түгел, район җирлекләрен дә борчый. Бу уңайдан Менделеевск районында тикшерү дә үткәргәннәр.

– 2021 елда районда 15–18 яшьлек 281 чыгарылыш сыйныф укучысы районнан читкә киткән. Бу – мәктәпне тәмамлаучыларның 90 проценты дигән сүз, – дип сөйләде районы башлыгы Радмир Беляев. – Районда яшәүче 14–35 яшьлекләр арасында үткәрелгән сораштырудан күренгәнчә, егет-кызларның өчтән икесеннән дә күбрәге читкә чыгып китүне гадәти күренеш дип саный.

Утырышта катнашкан Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов сәнәгатьне роботлаштыруга да игътибарны арттырырга киңәш итте.

Бу хакта сөйләгәндә Олег Коробченко: «Киләчәк турында хыялланганда, роботлар  кар көрәр, ә без иҗат итәрбез дип уйлаган идек. Тик бүген иҗат белән нейрочелтәр шөгыльләнә, без исә кар көрибез», – дип әйтеп куярга да мәҗбүр булды.

Рөстәм Миңнеханов та роботларның мода гына түгеллеген искәртте. Гомумән алганда, Татарстан Рәисе тармак эшен уңай бәяләде.

– Дәүләт башлыгы тарафыннан билгеләнгән төп бурыч – илебезнең иминлеген, технологик суверенитетны тәэмин итү, – диде Татарстан Рәисе. – Бу юнәлештә бик зур эш башкарылды. Дәүләт ярдәменнән башка икътисадта да, сәнәгать тармагында да мондый зур уңышларга ирешеп булмас иде. Шуңа күрә Россия Президенты Владимир Путинга, ил Хөкүмәтенә зур рәхмәт.

Форсаттан файдаланып, Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә даими ярдәм кулы сузып торучы оешма-предприятие вәкилләренә дә ихлас теләкләрен җиткерде.

Еллык коллегия утырышында Татарстан һәм Мари Эл Хөкүмәтләре арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Мари Эл башлыгы Юрий Зайцев имзалады.


Фикер өстәү