Казан Башкарма комитетының бүлек башлыгы Илнур Шакиров вафат

Казан шәһәре Башкарма комитеты аппаратының иҗтимагый оешмалар белән берлектә эшләү бүлеге җитәкчесе Ильнур Шакиров 53нче яшендә вафат булган. Бу вазыйфаны ул 2014 елдан бирле биләгән.
Казан мэриясе сайтындагы некрологта билгеләп үтелгәнчә, Шакиров Казан Башкарма хакимияте органнарында нәтиҗәле эшчәнлеге белән шәһәрне үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән чын профессионал һәм талантлы җитәкче буларак үзен таныткан.
Ильнур Шакиров соңгы 10 лет эчендә мөһим юнәлеш – иҗтимагый оешмалар белән берлектә эшләү юнәлеше буенча эшләгән.


Фикер өстәү