Белоруссиядән килә торган циклон Татарстанны карга күмәчәк

Бүген, 13 февральдә, Белоруссиядән һәм Россиянең үзәк районнарыннан килә торган циклон Татарстанны кабат карга күмәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада болытлы һава, кар ява, урыны белән буран, күз күреме 1000 метр һәм аннан да түбәнрәк булырга мөмкин.

Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан исә торган җилнең тизлеге секундына 6-11 метрга җитә. Юлларда бозлавык саклана. Татарстанда  4-9 градус салкын булачак.

Казанда тәүлек эчендә 4-5 миллиметр, республика буенча 3-7 миллиметр калынлыкта кар ятачагы турында кисәтә синоптиклар.


Фикер өстәү