Атка печән кем сала: авыл хуҗалыгы тармагында нинди белгечләр җитми?

Бүген Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында 69 мең кеше эшли. Шул ук вакытта ел башындагы мәгълүматларга караганда, агросәнәгать комплексында 2600 эш урыны бар. Авыл хуҗалыгы тармагына нинди белгечләр җитми? Без шул хакта белештек. 

Әлмәт районының Бишмунча авылында яшәүче Айдар Габдрахманов укуын тәмамлагач, авылга зур өметләр баглап кайта. Тик ветеринар булып эшләп алган хезмәт хакы зур гаиләсен туйдырырга җитми башлый. Өч балалы гаиләгә зур куыш та кирәк бит.

– Ветеринария хезмәтендә 4 ел эшләдем. Эшемне яратып һәм чын күңелдән башкардым. Баштагы вакытларда бар да яхшы, әйбәт иде. Рәхәтләнеп эшләргә шартлары да җитәрлек. Тик яшьләргә ярдәм булмау авырлыклар тудырды. Шәхсән мине хезмәт хакының аз булуы һәм торак мәсьәләсе борчыды. Йорт булмасмы икән, дип йөрдем-йөрдем дә, тәвәккәлләп, нигезен салып куйдым. Менә хәзер шуны сафка бастырырга кирәк, шуңа күрә яраткан эшемне калдырып, башка өлкәгә күчәргә туры килде. Авыл хуҗалыгында эшләүче яшь белгечләргә килешү нигезендә йортлар салу мөмкинлеге булса, рәхәтләнеп эшләр идем югыйсә. Лаеклы хезмәт хакын түләп, аның бер өлешен фатир яки йорт өчен алып барсалар да, каршы булмас идек, – ди Айдар.

«Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Диләрә Шувалова сүзләренчә, тармакта аеруча тракторчылар, сыер савучылар, азык-төлек һәм эшкәртү предприятиеләре белгечләре, мал табиблары һәм агрономнар җитми. Аның фикеренчә, моңа түбән хезмәт хакы, яшь белгечләрнең авылда яшәргә теләмәве, авыр физик хезмәт сәбәпче. Шулай ук югары квалификацияле белгечләргә дә кытлык зур.

Статистика мәгълүматлары буенча, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең 24 проценты югары, 37 проценты – урта махсуслашкан белемле кешеләр. Соңгы өч елда механизатор, сыер савучыларның күп өлеше пенсиягә чыгар яшькә җиткән. Ә менә яшьләр нибары 10 процентны гына тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы ел саен яшь кадрлар белән тулыланып торырга, оешмаларга килеп, өлкән буынның тәҗрибәсен алырга тиеш тә бит. Алга таба да болай барса, авыл хуҗалыгында кем эшләр?

Чистай районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов әйтүенчә, районда механизаторлар һәм сыер савучылар җитәрлек. Ә менә агрономнарга һәм инженерларга кытлык бар.

– Яшьләрне авылга кайтару бик авыр хәзер. Яхшы хезмәт хакларын эре агрохолдинглар гына тәкъдим итә ала, гади хуҗалыкларда зур акча юк. Министрлыкның ярдәм чараларына хуҗалыкларныкы да кушылса, тагын да яхшырак булыр иде, – ди ул.

Диләрә Шувалова әйтүенчә, узган ел Ветеринария академиясен һәм Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаучыларның күпчелеге үз һөнәре буенча эшкә урнашкан. Авылга кайтучылар шәхси клиникаларда һәм хезмәт күрсәтүче оешмаларда эшли башлаучыларга караганда күбрәк тә әле. Һәрхәлдә, саннар шуны сөйли. Ә менә колледж һәм техникум тәмамлаучылар арасында соңгы өч елда алган профессияләре буенча эшкә урнашучылар саны кимегән. Мондый статистикага, билгеле, һәр дүртенче егетнең армия сафларын тулыландыруы да йогынты ясый. Тәмамлаучыларның 10–11 проценты исә укуын югары уку йортында дәвам итә.

Билгеле булганча, авыл хуҗалыгы предприятиеләре студентларны максатчан да укыта. Килешү нигезендә югары уку йортында укыган очракта, чыгымнарның – 90, уртача белем бирү учреждениеләрендә белем алган очракта, чыгымнарның 30 проценты кире кайтарыла. Узган ел әлеге программада 78 предприятие катнашкан. Алар 406 студентны 14,2 млн сумга укыткан. Быелдан әлеге ярдәм 24 млн сумга кадәр арттырылган. Үз егет һәм кызларын Казан аграр университетында укытып чыгару өчен Балтач, Арча һәм Мөслим районнары аеруча тырышкан. Казан ветеринария академиясендә исә максатчан укучы Балтач, Биектау һәм Питрәч районнары студентлары күбрәк.

Эшкә урнашкан яшь белгечләргә бер тапкыр 300 мең һәм 150 мең сум акча бирелә. Моннан тыш, аларга ел дәвамында айлык хезмәт хакына 7,5 мең сум акча өстәмә каралган. Соңгы өч елда яшь белгечләрне үзләрендә калдыру өчен Арча, Кукмара, Саба, Балтач, Актаныш һәм Әтнә районнары аеруча нык тырыша. Ә менә Әгерҗе, Азнакай, Ютазы, Нурлат һәм Спас районнары бу программа буенча бик сүлпән эшли.

– Бу төр программада катнашырга теләүчеләрнең аз булуы аңа үзгәрешләр кертергә кирәклеге турында сөйли, – диде Диләрә Шувалова. – Без яшьләр арасында сораштыру уздырдык. Һәм алардан аңлашылганча, яшь белгечләрне түләүләрнең суммасы һәм аларны бирү шартлары канәгатьләндерми. Шуңа күрә без Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка бер тапкыр бирелә торган ярдәм чараларын 1 млн (югары уку йортын тәмамлаучылар өчен) һәм 750 мең сумга (урта махсуслашкан белем бирү йортларын тәмамлаучылар өчен) кадәр күтәрүне сорап мөрәҗәгать иттек. Шулай ук уку йортын тәмамлагач, эшкә урнашу вакытын өч елга кадәр озынайтуны һәм ярдәм чараларын арттыруны сорадык.

 


Фикер өстәү