Фәрит Мөхәммәтшин: «Парламент дәресләренең республика мәктәпләрендә узуы мөһим»

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан шәһәренең Совет районында 187 нче күп профильле лицеенда узган парламент дәресендә кунакта булды. «Киләчәкне сайлыйбыз» темасына үткәрелгән парламент дәресе Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы сайлау системасы нигезләрен аңлатуга багышлана.

187 нче күп профильле лицейда парламент дәресе интерактив элементлар белән түгәрәк өстәл форматында узды. Мәктәп иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре лицей тормышын яхшырту буенча үз проектларын һәм программаларын тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

«Сез – безнең киләчәгебез. Быел март аенда сезнең мәктәпнең җиде укучысы беренче тапкыр сайлауларга барачак һәм тавыш бирүдә катнашачак, ә киләчәктә сезнең һәрберегез яшь сайлаучы булачак. Сез илнең зур гражданлык тормышына аяк басасыз, беренче этапта Россия гражданы паспортын аласыз, ә икенче этапта, 18 яшь тулгач, төрле дәрәҗәдәге дәүләт хакимияте органнарын формалаштыруга хокуклы буласыз. Бу хокукны Россия гражданины буларак кулланыгыз. Быел республика һәм илнең сайлау системасы нигезләре белән таныштырган парламент дәресләре республиканың барлык мәктәпләрендә дә уза. Сез үз хокукларыгызны һәм бурычларыгызны белергә тиешсез», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы укучыларга республиканың дәүләт хакимияте структурасы, хакимиятнең закон чыгару һәм башкарма тармакларының вәкаләтләре һәм роле, муниципаль хакимиятнең вәкиллекле органнары турында сөйләде. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, быел парламент дәресе темасы «Киләчәкне сайлыйбыз» дип очраклы гына сайланмаган. 2024 елның мартында Россия Президентын сайлау, 2024 елның сентябрендә Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау була. 2025 елда Татарстан  Рәисен сайлау һәм муниципаль сайлау уза. 2026 елда  Дәүләт Думасы депутатларын сайлау булачак.


Фикер өстәү