Җиде кат уйлап төзисе

Төзүчеләрдән яңа рекорд, тузган торбалар һәм министрның «яшереп куйган» саннары. Башкалада Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының еллык коллегия утырышы узды. Чарада Россия төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Республика төзүчеләренә тел-теш тидерерлек түгел. Бу хакта Ирек Фәйзуллин да әйтте.

– Узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда төзелеш эшләре 700 миллиард сум күләмендә бәяләнә. Бу – бик зур сан, – диде үзе дә күп еллар республиканың төзелеш тармагын җитәкләгән Мәскәү кунагы.

Татарстанда өченче ел рәттән 3 миллион квадрат метрдан да күбрәк торак кулланышка тапшырылуын искә алып: «Марат Айзатуллин бөтенесен дә әйтеп бетерми әле, яшереп куйган саннары бар», – дип тә өстәде. Форсаттан файдаланып, Ирек Фәйзуллин республикага илнең яңа төбәкләрендә алып барылган эш өчен рәхмәт әйтте. Билгеле булганча, безнең төзүчеләр Лисичанск, Рубежное һәм Мариуполь шәһәрләрен торгызуда катнаша. «Әлеге эштә бернинди дә тоткарлык юк», – диде федераль министр.

Татарстан төзүчеләре елдан-ел тырышып эшли. Чираттагы рекордны куйганнар әнә. 2022 елда республикада 3 миллион 93 мең квадрат метр торак кулланышка тапшырылса, узган ел йомгаклары буенча әлеге сан 3 миллион 436 мең квадрат метрга җиткән.

– Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренчелекне саклап калды. Ил күләмендә исә без – алтынчы урында, – диде Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин. – Төзелгән торакны сату күрсәткече дә тотрыклы үсә. Аны асылда ташламалы ипотекалар тәэмин итә, әлбәттә. Үзәк банк мәгълүматларына караганда, Татарстанда ипотека заемнары 67,2 процентка арткан. Яңа салынган торак базарында үсеш – 64,7 процент.

Алга таба да тик торырга җыенмыйлар. Министр әйтүенчә, республикада күпфатирлы йортлар төзелешендә эш җитәрлек.

– Бүген 123 төзелеш оешмасы 303 күпфатирлы йорт сала. Аларның гомуми мәйданы 2 миллион 582 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Төзелеш эшләренә исә 498 рөхсәт бирелгән. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу 6 процентка күбрәк, – диде министр.

Тагын бер сөенеч: былтыр Татарстанда «сакаллы» төзелешләрне кулланышка тапшырып бетергәннәр. Сүз өлешләп төзелештә алданучылар турында бара. Декабрьдә генә моңа бәйле соңгы ике объектта – башкалада урнашкан машина кую урыннарында эш беткән. 2003–2007 елларда республикада өлешләп төзүгә бәйле 146 «сакаллы» төзелешне кулланышка тапшырганнар. Алардан 19 меңгә якын алданган өлешче торак алган.

Бу хакта сөйләгәндә, утырышта катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алга таба уяурак булырга киңәш итте.

– Торак төзелешендә бераз гына йомшаклык күрсәтсәк, алданган өлешчеләр тагын килеп чыгарга мөмкин. Тәмамланмаган төзелешләр үзләреннән-үзләре пәйда булмады бит. Муниципаль берәмлекләр, монда сезнең дә катнашыгыз бар. Барысын да алдан уйлап бетереп булмый, әлбәттә. Әмма моның зур җаваплылык икәнен аңларга, кем белән эшләгәнне белеп торырга кирәк, – диде ул.

Төзелүче торакның сыйфатына да игътибарны арттырырга кушты.

– Төзелеш оешмасы ул акчасын ала да китә, ә аннары барлык кыенлыкларны җирле хакимият, республика хәл итәргә, биредә яшәүчеләрне кайгыртырга тиеш. Шуңа күрә бу мәсьәләдә билгеле бер тәртип булырга тиеш. Салынып бетмәгән яки сыйфатсыз төзелешләр баш бәласенә әйләнмәсен, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Төзелеш тармагы шөкер итәрлек булса, коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләр чаң суга.

– Җылылык белән тәэмин итү тармагының хәле яхшылардан түгел, – диде утырышта «Татэнерго» оешмасы генераль директоры Рәүзил Хаҗиев. – Республиканың зур шәһәрләрендә җылылык белән тәэмин итү челтәрләре 50 проценттан да күбрәккә тузган. Казанда әлеге күрсәткеч – 55, Чаллыда – 56, Түбән Камада – 71, Бөгелмәдә – 60, Зәйдә 54 процент тәшкил итә.

Сәбәпләрен дә әйттеләр. Әлеге дә баягы – акча җитми.

– 2023 елда «Татэнерго» җылылык челтәрләрен төзекләндерү һәм торгызуга 3,1 миллиард сум акча юнәлтте, тагын 1,8 миллиард сум акча җылылык чыганакларына тотылды, – диде Рәүзил Хаҗиев.

Күңелендәгесен әйтеп: «Бүген юллар салуга тотылган акчага кызыгабыз», – диде ул. Республикада яшәүчеләрне җылылык белән тәэмин итүче оешма җитәкчесе фикеренчә, Татарстанда капиталь ремонт мәсьәләсен хәл иткән кебек, торак йортларның инженер челтәрләрен төзекләндерүгә бәйле программа да уйлап табарга кирәк.

Мисал эзләп ерак йөрисе дә юк, коллегия узган көнне генә башкалада утыз ел элек төзелгән инженер челтәрендә авария чыгып, Әмирхан урамын су басты. Аңа кадәр Чистай халкы сусыз калган иде. Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да, утырышта чыгыш ясаганда, республикада яшәүчеләрдән ТКХ һәм тышкы төзекләндерүгә бәйле килеп ирешкән шикаятьләр саны артуын искәртте. Гади халыкның да күңеле тулган, ахры. Рөстәм Миңнеханов тармакның «авырткан җир»ен хәл итү юлларын эзләргә кушты.

Рәсем асты:
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль район вәкилләренә махсус техника ачкычларын тапшырды. Быелгы кышта мондый «тимер ат»ларның кадере аеруча да артты. Барлыгы 45 данә техника  яңа хуҗалы булды. Гомумән алганда, 2017–2021 елларда республика районнарына 500дән артык махсус коммуналь техника тапшырылган.

Фикер өстәү