Сан белән санлашу: Айрат Хәйруллин тармак нәтиҗәләре турында хисап тотты

Дәүләт хезмәтләреннән онлайн файдалану мөмкинлеген арттырырга, интернет тотмаган юлларны элемтәле итәргә, киберһөҗүмнәрне булдырмаска. Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин тармак нәтиҗәләре турында хисап тотты.

Уңыш һәм ният

Санлы технологияләрнең икътисадка да, көнкүрешкә дә китергән файдасы турында саннар да сөйли. Күз салыйк.

* Тармакның Татарстанның тулай төбәк продуктына керткән өлеше – 3 процент.

* Керем фаразы – 177 млрд сум.

* Мобиль элемтә операторларының инвестицияләре – 2,1 млрд сум.

* Ике ел эчендә 6 млрд сумнан артык суммага дәүләтнең яңа инфраструктура IT проектларын булдыру хупланды. Моңа техника сатып алу да, мәгълүмат системаларын булдыру, камилләштерү эшләре дә кергән.

* Интернет республика хуҗалыкларының 83 процентында бар. Бер елда 71 мең яңа абонент кушылган.

* Халыкта 8 миллионнан артык смартфон һәм планшет бар.

* 12,2 млн киберһөҗүм булдырмый калынган.

* «Имин шәһәр» комплексы кысасында быел йөзләрне тану функциясе белән тагын 1 мең видеокамера урнаштыру планлаштырыла.

Элемтә димәктән. Олы юлларда интернет, элемтә тотмау әле дә борчыган мәсьәлә булып кала бирә. Айрат Хәйруллин әйтүенчә, элемтә станцияләре төзелә тора (М7 трассасында 14 станция сафка баскан). 2024 елда 1 175 төзелергә тиеш. М12 трассасында да 16 телекоммуникация баганасы урнаштырылачак.

Микроэлектроника тармагын үстерү хыялы да бар. Моның өчен инвестицияләр кирәк, әлбәттә. Министр федераль ярдәмгә ышана. Аны ишеткәннәрдер дигән өметтә торабыз.

Рәис фикере

Йомгаклау коллегиясендә катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хәйруллин командасына, министр сүзе белән әйтсәк, кыйммәтле киңәшләрен җиткерде.

* 2023 елда республикада бик күп киберһөҗүмнәр булган. 2024 елда Татарстанда көтелгән чараларны исәпкә алсак, мәгълүмати куркынычсызлык бар көчкә тәэмин ителергә тиеш.

* Электрон мәгариф системасына бәйле сораулар күп. Аңламаганны  аңлатырга, системаны җайга салырга кирәк.

* Билгеле булганча, дәүләт учреждениеләрен «Астра Линукс» операцион системасына күчерү максаты тора. Алексеевск, Алабуга, Яшел Үзән, Буа, Кайбыч районнары, Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты әле бу эшне башламаган да. Кичекмәстән башларга кушылды аларга.

* Дәүләт хезмәтләреннән электрон файдалану вакытын ике тапкыр киметергә, хезмәт күрсәтү эшен тизләтергә.

* IT парклар һәр районда булырга тиеш.

Дмитрий Чернышенко, Россия вице-премьеры:

– Татарстан IT тармакка ярдәм итүгә кагылышлы барлык федераль программаларда да актив катнаша, төбәк программалары эшли. Республика җитәкчелеге тармак үсешенә зур көч һәм акча куя. Татарстан – цифрлы трансформация буенча инде ничәнче ел илнең лидерлары рәтендә. Төбәккә санлы мөмкинлекләрнең үтеп керү һәм кулланылу дәрәҗәсе зур. Татарстан IT өлкәдә вакансияләр саны һәм резюме буенча бишлектә, IТ белгечләргә бирелә торган ташламалы ипотеканы да биредә ешрак алалар (Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала).

 


Фикер өстәү