Коронавирус белән авырган 54 кеше хастаханәгә озатылган

Бүген Татарстанда 136 кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган. Инфекциягә каршы көрәш буенча федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 198362 чир ияртү очрагы теркәлгән.

Соңгы тәүлектә республикада 54 кеше хастаханәгә озатылган. Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле җәмгысы 194574 кеше савыккан, шул исәптән соңгы тәүлектә  – 184.

Татарстанда яңа үлем-китем очраклары теркәлмәгән. Инфекция барлыгы 2010 кешенең гомерен өзгән.


Фикер өстәү