Татарстанда 71 кеше коронавирус йоктырган

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 71 яңа очрагы теркәлгән. 40 кеше хастаханәгә озатылган.

Инфекциягә каршы көрәш буенча федераль оператив штаб хәбәренә караганда, республикада пандемия башланганнан бирле чир ияртүнең барлыгы 195 233 очрагы ачыкланган. 192 225 кеше савыккан, шуның 42 се – соңгы тәүлектә. Инфекция Татарстанда барлыгы 2 010 кешенең гомерен өзүгә китергән. Соңгы тәүлектә үлем-китем булмаган.

Ил күләмендәге саннарга килгәндә, Россиядә бер тәүлектә 5 792 кешедә коронавирус ачыкланган.


Фикер өстәү