Татарстан халкы медицина хезмәтләре сыйфатыннан зарлана

Росздравнадзор идарәсенә килеп ирешкән мөрәҗәгатьләрнең 60 проценты әнә шул мәсьәләгә кагыла.

Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Росздравнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы  Елена Сәгъдиева хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, халыктан килгән андый мөрәҗәгатьләр саны елдан-ел арта бара. Республика халкына килеп ирешкән мөрәҗәгатьләрдә алар, нигездә, табибка вакытында язылу мөмкинлеге булмау, кирәкле документларны, бигрәк тә дәваланганнан соң кулга тиешле документларны ала алмаудан, дарулар белән тәэмин ителешнең аксавыннан зарланган. Моннан тыш Татарстан халкы медицина ярдәме күрсәткәндә күзәтелгән аерым очраклардан, аеруча үлем-китемгә китергән очраклардан да канәгатьcезлек белдергән.


Фикер өстәү