Үз белдегең белән дәвалануның азагы аяныч булырга мөмкин

Редакциягә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Тәслимә апа Фәтхуллинадан хат килде. Ул үзенең ковид белән авырып, үлемнән чак калуы, үз белдеге белән дәвалануның аяныч нәтиҗәгә китерүе турында язган.

ХАТ 

«Киләсе елда 80 яшьне тутырам. Ике ай элек дөнья белән хушлашкан идем, рәхмәт яугыры, табиблар ярдәме белән аякка бастым. Олы кеше чирләмичә тормый. Аритмия, шикәр чире миңа инде гомерлеккә ябышкан, алардан котыла торган түгел. Бер атна буе температурам 37,5–38 градуска күтәрелүгә, тын кысылуга да әллә ни борчылмадым.

Балалар җәй көне антибиотиклар һәм башка дарулар алып кайткан иде, шуларны эчтем. Тик хәл яхшырмады, ашыйсы килү теләге бөтенләй сүрелде, ис тоймый башладым.

Кызым сырхауханәгә участок табибына шалтыратты. Ул үпкәне тыңлагач, тиз генә «ашыгыч ярдәм» чакырырга кушты. Пневмония белән авырганны, үпкәмнең 50 проценты зыян күрүен хастаханәгә эләккәч әйттеләр. Алданрак тиешле дарулар эчсәң, чир үпкәгә үк төшмәс иде, дип аңлаттылар. Госпитальдә үткәргән ике атнага якын вакытны әле дә булса куркыныч төш кебек искә алам. Сугыш кыры белән бер анда. Үлүчеләр дә булды. Хәлләре кисәк начарлана да сулышлары өзелә. Берәүне алып чыгалар, аның урынына тагын авыр хәлдәге кешене кертәләр… Урыннар бушап тормый. Коридор тулы кеше. Үзең өчен борчыласың, бүтәннәрне күреп, җаның әрни, ашавың ашау түгел, йокың йокы түгел. Күңелдәге хисләр өермәсен, тынгысыз халәтне язып, сөйләп аңлатырга сүзләрем җитми. Ярый инде минем гомерем бетмәгән. Дөрес, әле рәткә керә алмыйм: хәлем юк, аз гына йөрсәм дә тирлим, киемне сәгать саен алмаштырам. Төнлә өчәр-дүртәр мәртәбә уянам. Кайчан узар икән бу дип ятам. Госпитальдә ковидлы авырулар белән эшләүче табибларга, шәфкать туташларына, санитарларга Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен! Сәламәт чакта үзебезне кайгыртсак иде. Ковидтан теләсә нинди дару эчеп терелә торган түгел икән. Үлемнән чак кына калдым…»

Ковидтан үз белдегең белән дәвалануның аяныч нәтиҗәләргә китерүен табиблар гел сөйләп тора. Бу уңайдан табиб-пульмонолог Александр Визель: «Әллә ничә төрле антибиотик эчеп, чире азгач, өзлеккәч, ярдәм сорап килеп керүчеләр бар. Андыйларга кайчакта нинди киңәш бирергә белмичә аптырап каласың. Башта ук килсәләр, алай булмас иде», – ди. Белгеч фикеренчә, дөрес дәваланмау һәм аяныч нәтиҗәләр киләчәктә үзен тагын да күбрәк күрсәтәчәк әле.

«Мин барысын да үзем беләм диючеләргә шикләнеп карыйм»

– Пневмония башланып, тын кысыла, атна буе температура төшми икән, тагын нәрсә эчеп карыйм дип, табибка бармау үзеңә үзең кул салуга тиң, – ди табиб-фтизиатр Камил Зыятдинов. – Табибка күренүне еллар буе кичектерүчеләр бар. Кайбер кеше шуның аркасында урын өстенә кала. Кеше организмын гомер буе өйрәнергә тиеш. Организм үзгәрә, яшь вакытта эшләгән нәрсәләрне олыгайгач кулланырга ярамаска мөмкин. Мин барысын да үзем беләм, диючеләргә шикләнеп карыйм. Әйтик, елгада, күлдә су коенганда кемнәр күбрәк бата? Бик яхшы йөзә белүчеләр. Йөзә белмәүче кеше судан курка һәм саклана. Адәм баласы яшәү дәверендә дәвалану буенча киңәшләрне күп ишетә, күп укый. Белер-белмәс көе киңәш бирүчеләр белән дөнья тулган. Кеше аз гына авырый башласа да, таныш-белеш киңәшен тотып даруга үрелә. Юкса организмның авыруга каршы көрәшүче эчке механизмы бар. Диагноз кую кайчак табибка да җиңел түгел. Табиб та, никадәр зур тәҗрибәгә ия булса да, телефоннан гына җавап биреп утырмый. Анализлар тапшырта, рентген сурәтләрен чагыштыра, сораштыра, тотып карый… Белеме, тәҗрибәсе булмаган кеше нәрсә белән авырганын каян белсен?! Үз белдегең белән дәвалану – кирәкле вакытны кулдан ычкындыру ул.

Ковидтан каралган дарулар бөтен кешегә дә ярамый

Балалар табибы, кардиолог Илдус Лотфуллин да: «Махсус белеме булмаган кешенең үз-үзен яки баласын дәваларга тырышуы аңлашылмый», – ди. Ковидтан дару сайлаганда аеруча сак булырга чакыра ул. Сырхау үз хәлен чамалап бетермичә ник даруга үрелә соң?

– Монда психологик як та бар, – ди Илдус Лотфуллин. – Миндә ковидтыр, үлеп китмим тагын дип, паникага бирелеп, көчле дарулар сатып алып эчә башлау бер дә юктан гына түгел бит инде. Яңа коронавирус инфекциясе белән авырудан һәркем курка, чөнки авырулар, өзлегүләр, үлем очраклары турында хәбәрләр гел яңгырап тора. Куркуга калган кеше алдын-артын уйламыйча, кирәк булмаган даруларны күпләп эчә башлый. Белгәнебезчә, ковидны дәвалауда организмга бик көчле тәэсир итүче дарулар кулланыла. Әйтик, антикоагулянт дип аталучы даруларны гына алыйк. Аларны канны сыеклату, тромблар булмасын өчен эчәргә киңәш итәләр. Тик дөрес кулланмаганда, әгъзалардан кан агарга мөмкин. Мәсәлән, борын каный, ашказаныннан кан китә… Күп күләмдә кан югалту – бик куркыныч нәрсә. Ковид диагнозыннан шикләнеп, гормональ дарулар эчү дә организмга зур зыян салырга мөмкин. Дексаметазон, преднизолон кебек препаратларның файдадан тыш, тискәре йогынтысы да бар. Ашказанына зыян килергә, кан басымы күтәрелергә, канда шикәр күләме артырга, күздә глаукома авыруы көчәергә мөмкин. Ковидны җиңелчә формада яки симптомсыз үткәрүчеләр дә аз түгел. Бу очракта тирән тын юллары чирләреннән дәвалагандагы кебек дарулар, витаминнар язалар.

Сырхауханәләрдәге чиратлар, табибларның тиз генә авыру янына килеп җитә алмавы да кайчакта үз белдегең белән дәвалануга китерә. Кемдер танышына киңәш сорап шалтырата яки интернетны ачып карый.

– Мең төрле сылтау табарга була, ләкин табиб белән киңәшмичә, үзеңә үзең дәва билгеләргә ярамый, – ди Илдус Лотфуллин. – Интернетта ковидтан, вируслы пневмониядән дәвалану буенча төрле схемаларга юлыгасың. Күп күләмдә витаминнар, биологик азык өстәмәләре эчәргә киңәш итүчеләр дә адым саен очрап тора. Боларның сүзләренә ышанмагыз, чөнки алар беркайда сынау үтмәгән, фәнни яктан исбатланмаган.

Фәнни яктан исбатланган дарулар күп түгел, берничә генә. Алда әйткәнебезчә, алар да төрле организмга төрлечә тәэсир итә. Шуңа күрә табиб билгеләгән очракта гына эчәргә кирәк. Дөрес кулланылмаган дарулар арасында антибиотиклар да бар. Ковидны вирус китереп чыгара һәм аңа антибиотик каршы тора алмый. Бу хакта бөтен дөнья табиблары сөйли. Антибиотиклар өзлегү килеп чыкканда төп дәвага өстәмә буларак кына билгеләнә. Болар хакында көне-төне сөйләп торсак та, һәркем үзенчә нәтиҗә ясый. Кайберәүләр җиңелчә авырса да, табибтан табибка йөри, берничә тапкыр томография тикшеренүе уза һәм көчле дарулар эчә. Икенче төркем, киресенчә, аяктан егылгач, урын өстенә калгач кына табиб чакырта… Алтын урталыкны табасы иде.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү