Коронавирус пандемиясенең икенче елы кешелек өчен тагын да авыррак булырга мөмкин. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының (ВОЗ) гадәттән тыш хәлләр буенча программасы директоры Майкл Райан әнә шулай дип белдергән.
– Пандемиянең икенче елына кердек. Вирусның таралу тизлегеннән һәм кайбер башка проблемалардан чыгып фикер йөрткәндә, бу елда тагын да катлаулырак булырга мөмкин, – дигән ул.
Белгеч әйтүенчә, Төньяк ярымшарда, аерым алганда, Европада һәм Төньяк Америкада суык булу сәбәпле, кешеләр күп вакытларын бүлмәләрдә уздырырга мәҗбүр. Ә бу, бүлмәләрдә аралашулар күбәя, дигән сүз. Шул сәбәпле күп кенә илләрдә вирусның бер кешедән икенчесенә күчү тизлеге артты, дигән фикердә ВОЗ программасы директоры.
ВОЗ мәгълүматларына караганда, соңгы ике атнада COVID-19 инфекциясен йоктыручылар саны янә пик ноктасына җиткән. Соңгы атнада дөньяда коронавирус йоктыруның яңа биш миллион чамасы очрагы ачыклаган. 85 меңнән артыграк кеше үлгән.