Аллерголог-иммунолог Гөлнара Җаббарова: «Сезонлы аллергия белән салкын тиюне бутамагыз»

Җир шарында яшәүчеләрнең 20 процентка якыны аллергиядән интегә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре әйтүенчә, шуларның яртысыннан артыгы сезонлы аллергиядән җәфалана. Бар дөнья яшеллеккә күмелгән яз аенда аннан интегүчеләр саны бермә-бер арта. Сезонлы аллергия чорында нәрсәләр белеп торырга кирәк?

Республика клиник балалар хастаханәсе аллерголог-иммунологы, Россия балалар иммунолог-аллергологлары ассоциациясе әгъзасы Гөлнара Җаббарова белән шул хакта сөйләштек.

Сезонлы аллергия вакытында нинди билгеләр күзәтелә?

– Билгеле булганча, сезонлы аллергия тирә-юнь яшеллеккә күмелгән чорда күзәтелә. Серкә сулыш юлларын, күзнең лайлалы тышчасын ярсыта, нәтиҗәдә күзнең лайлалы тышчасы ялкынсына (конъюнктивит), ринит (борын куышлыгының лайлалы тышчасы ялкынсыну), бронхиаль астма башланырга мөмкин. Сезонлы аллергиядән интеккән кешенең күзеннән яшь агарга, күзе кычытырга, күз кабаклары шешәргә, тәненә тимгелләр чыгарга мөмкин. Бертуктамый төчкерү, ис сизмәү, тын кысылу, өянәк сыман ютәл кебек билгеләр дә була. Иң куркынычы шул: сезонлы аллергия чорында кешедә бу билгеләрнең барысы да берьюлы күзәтелергә мөмкин.

vk.com

Аллергиянең билгеләре салкын тиюнеке белән бик нык охшаш. Аларны берберсеннән ничек аерырга?

– Чынлап та, аллергияне гадәти ОРВИ белән дә бутарга мөмкин. Билгеләре охшаш. Әмма аермалары да җитәрлек. Әйтик, ОРВИ төрле респиратор вируслар сәбәпле килеп чыга. Аллергия исә әйләнә-тирәдәге аллергеннар йогынтысында пәйда була. ОРВИдан аермалы буларак, аллергия вакытында бизгәк тотмый. Өстәвенә, сезонлы аллергия вакытында кешенең хәле үзгәреп тора: урамга чыккач, бигрәк тә кояшлы, җылы көнне авырая, бүлмәгә кергәч, киресенчә, яхшыра. Салкын тигәндә кеше күп дигәндә бер атна авырса, аллергия билгеләре озаккарак сузыла. Шуңа күрә алда телгә алынган билгеләр күзәтелгәндә, иң беренче эш итеп, табибка барырга кирәк. Төгәл диагнозны да, аны ничек дәваларга кирәклеген дә фәкать белгеч кенә билгели ала.

Сезонлы аллергиядән интеккән кеше ничек тукланырга тиеш?

– Сезонлы аллергиядән интегүчеләргә бу чорда чи яшелчә, шәфталу, чия, төче чия кебек төшле җиләк-җимеш, чикләвек ашаудан тыелып торырга кирәк. Алар хәлне тагын да авырайтырга, тамак авыртырга, тел, ирен, йоткылык шешәргә мөмкин.

Сезонлы аллергиядән интегүчеләргә берничә киңәш

* Урамга булдыра алганча сирәгрәк чыгарга тырышыгыз. Бигрәк тә җилле көнне өйдә утырырга киңәш ителә.

* Табигатьтә ял итүләрне дә чикләп тору хәерле.

* Дөрес тукланырга тырышыгыз.

* Язгы аллергия чорында үләннәр белән дәвалануны да кичектереп торырга туры киләчәк. Ромашка, бал, каен бөресе һ.б. салып ясалган төнәтмәләр хәлне тагын да катлауландырачак.

* Борынны кайнатып суытылган җылымса су белән көненә 3–4 мәртәбә юдыру да файдалы.

* Даруларны фәкать табиб белән киңәшләшкәч кенә эчәргә ярый.

* Агачлар, үсемлекләр чәчәк аткан чорда аллергиясе башланган кешеләргә бүлмәләрне җилләтергә дә киңәш ителми. Хәзер һавадагы тузанны су ярдәмендә җыючы махсус җайланмалар бар. Бүлмәне җилләтеп булмаганда, шуннан файдаланырга мөмкин.

* Йорт тузаныннан аллергиясе булган кешеләргә, киресенчә, бүлмәләрне даими рәвештә җилләтеп, дымлы чүпрәк белән тузаннарны сөртеп торырга киңәш ителә.

Куркума булыша

Америка галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән. Һәр йортта диярлек булган куркума тәмләткече сезонлы аллергия вакытында ярдәмгә килә, ди алар. Ике ай дәвамында шушы тәмләткеч салып әзерләнгән ризык ашаган кешеләрнең сулыш алуы җиңеләйгән, борынга томау төшү, берөзлексез төчкерүләр сирәгәйгән.

 


Фикер өстәү