Иммунолог Алия Ключарова: «Салкын бизгәге белән өшүне бутамагыз»

Чын кышкы салкын көннәр хакимлек иткән чорга аяк бастык. Мондый көннәрдә туңу гына түгел, өшү очраклары да арта. Салкыннан аллергия дип зарланучылар да очрый. Һәр ике очрак бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? Өшегәндә, салкыннан аллергия башланганда нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

Университет клиникасының аллерголог-иммунологы, медицина фәннәре кандидаты Алия Ключарова шул сорауларыбызга җавап бирде.

– Халык телендә салкыннан аллергия дип йөртелгән күренеш медицинада «салкын бизгәге» дип атала. Салкынга чыккач яисә салкын кар, суга кагылгач, кешенең тәнендә кычыткан чаккандагы кебек кабарып чыккан, шешкән урыннар пәйда була. Алар кычытып интектерә. Җылыга кергәч, ярты сәгать эчендә бу билгеләрнең эзе дә калмый. Бу күренеш шуннан гыйбарәт. Әмма аны аллергия үк дип атау дөрес булмас. Ник дигәндә, фәндә «салкыннан аллергия» дигән төшенчә юк. Салкынның аллергенмы-түгелме икәнлеген ачыклау максатыннан, бер генә лаборатор тикшеренү дә уздырылмаган.

– Салкын бизгәген еш кына өшү белән дә бутыйлар. Әмма алар икесе – ике нәрсә. Өшегәндә тән тиресе башта кызара, аннары агарып чыга. Җылытканда ул урын чәнчешә, авырта, сүл тулы шарчыклар пәйда була. Бу билгеләр җылыга кергәч тә юкка чыкмый. Тора-бара өшегән урын кубалаклана. Ә салкын бизгәге вакытында, әйткәнемчә, урамга чыккач, кешенең тәне шешеп чыга, ул урын кычыта, әмма җылыга керүгә, бу билгеләр шундук бетә.

– Салкын бизгәге һәркемдә күзәтелергә мөмкин. Шулай да гаиләсендә аллергиядән, кычыткан бизгәгеннән интегүчеләр булган кешеләр аңа ешрак бирешә.

– Салкын бизгәгенә тиз бирешүче кешеләргә кыш көне тәнне булдыра алган кадәр каплап йөрергә кирәк. Кышкы киемегез җил һәм су үткәрми торган булсын. Тәнгә сыланып торган эчке киемнең җитен һәм киҗе-мамык тукымадан булганына өстенлек бирегез. Урамга чыгарга ярты сәгать кала аллергиягә каршы дару эчеп, тәннең ачык өлешләренә майлы крем сөртергә, иренгә гигиена иннеге тидерергә дә онытмагыз. Салкын яисә кондиционерлы бүлмәдә утыру да киңәш ителми. Боз сарае, шугалак, тау, мәгарә, елга буйларында, бассейнда озак булган кешедә дә салкын бизгәге башланырга мөмкин. Салкын бизгәге вакытында яңа гына суыткычтан чыгарылган туңдырма, боз, салкын эчемлек һәм ризыклар кулланырга ярамый. Аллергия билгеләре пәйда булса, аллергиягә каршы дару эчәргә кирәк.

Өшегәндә истә тотарга кирәкле киңәшләр

Билгеләре Тыела Беренче ярдәм
– Тәннең өшегән өлеше сизгерлеген югалта.

– Кайчак ул чәнчеп, чеметкәләп тә торырга мөмкин.

– Беренче дәрәҗәдәге өшү вакытында өшегән урын агарып чыга.

– Икенче дәрәҗәсе күзәтелгәндә, өшегән урында кабырчыклар пәйда була.

– Өченче дәрәҗәдәге өшү вакытында исә ул урыннар кара янып чыга.

– Бөтен тән өшегәндә кеше сүлпәнәя, ваемсызга әверелә.

– Аның тәне салкын, пульсы еш, кан басымы төшкән, тән температурасы 36 градустан да түбән була.

– Өшегән урынны кар белән ышкырга, куллар, тукыма яки спирт белән уарга ярамый. Юкса кул-аякларның болай да зәгыйфь кан тамырларына зыян килүе бар.

– Өшегән урынны кайнар су ярдәмендә яисә учак янында тиз генә җылытырга маташу да – зур хата. Бу кан тамырларында тромб хасил итеп, өшегән тән тиресенә икеләтә зыян салачак.

– Өшегән кешене иң элек җылы урынга урнаштыру зарур.

– Туңган җирне акрынлап кына җылыта башларга кирәк.

– Кул-аяклар өшесә, су температурасын аз-азлап арттырып, аларны ваннада яки табакта җылытырга була. Аннан соң 40 минут дәвамында массаж ясау киңәш ителә.

– Бөтен җире өшегән кешене исә җылы одеялга төрергә, өшегән урынны җылылык үткәрми торган мамык һәм марля белән урап куярга кирәк.

– Зыян күрүчегә күп итеп җылы су яки чәй эчерергә дә онытмагыз.

– Андый чакта кешегә авыртуны баса, кан тамырларын киңәйтә, тынычландыра торган дару бирсәгез дә комачау итмәс.

– Өшегән урыннарның сизгерлеге яңадан кайтмаса, анда көчле авырту, тире аксыл төстә торса, тирегә бармак белән басып алгач, төсе үзгәрмәсә, эчендә канлы сыекча булган куыклар барлыкка килсә, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.

 

 


Фикер өстәү