Фәрит Мөхәммәтшин 2023 елга нәтиҗә ясаганда: “Имтиханны уздык”

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның былтыргы эшенә йомгак ясаганда: “Былтыргы ел катлаулы булды, моңа да карамастан, без имтиханны уздык”, – дип белдерде.

Парламент җитәкчесе сүзләренә караганда, 2023 ел Татарстан һәм Россия өчен генә түгел, чит илләр өчен дә зур сынауга әверелде. Республика кыенлыкларны җиңгән. Моның төп дәлиле итеп, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда икътисадый күрсәткечләрнең тотрыклы үсүен атады. “Кайберәүләр, бәлки, моңа бик җиңел генә ирештек дип уйлар. Юк, ялгышалар. Безгә бик күп карарлар кабул итәргә туры килде”, – диде парламент җитәкчесе.

Ул Россиягә дустанә мөнәсәбәттә булмаган илләрнең Татарстан кебек күпмилләтле һәм күпдинле төбәкләрдәге дуслык, тынычлык һәм татулыкны боза алмавын да югары бәяләде.


Фикер өстәү