Илсур Һадиуллин: “Мәктәптә кәгазь журнал тутыру мәҗбүри түгел”

Яңа елдан республикада яңартылган мәгариф электрон системасы эшли башлады. Шул сәбәпле, әти–әниләрдә теркәлүгә бәйле ризасызлыклар да туды. Әлегә өчесе электрон журнал кулланудан баш тарткан. Бу хакта мәгарифтә мәгълүмати технологияләр темасына багышланган республика онлайн ата-аналар җыелышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте. Ул әти-әниләрне алга таба бар да җайга салыначак дип тынычландырды.

«Татарстанның электрон белем бирү системасы» платформасы 2009 елда файдалануга тапшырылган һәм инде шактый искергән иде. Шуңа күрә ул яңартуны таләп иткән. Хәзер республиканың барлык мәктәпләре дә “Минем мәктәп” федераль сервисы нигезендә яңартылган системада эшли башлады. Ул Татарстан edu.tatar порталын 75 процентка баеткан. Платформага электрон журналлар һәм «Мәскәү электрон мәктәбе» (МЭШ) көндәлекләре кертелгән. Ахыр чиктә, бу укытучыларны өстәмә хисаплардан арындырачак. Укытучылар һәр балага күбрәк вакыт бирә алачак.
Министр әйтүенчә, өч көн эчендә яңартылган системада 100 мең кеше теркәлгән. edu.tatar системасы ышанычлы булуы белән аерылып тора. 2019 елда бирле бер генә мәгълүмат та читкә китмәгән.
–Электрон журналга керү мөмкинлеге алудан баш тарткан әти–әниләргә, әлеге мәсьәләне хәл итү өчен, сыйныф җитәкчесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бер үк вакытта электрон һәм кәгазь журналлар алып бару рөхсәт ителми. Укытучыга кәгазь журнал тутыру мәҗбүри түгел, –дип аңлатты министр.


Фикер өстәү