Сезонлы аллергия чорына ничек әзерләнергә: табиб киңәшләре

Җир шарында яшәүчеләрнең 20 процентка якыны аллергиядән интегә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре әйтүенчә, шуларның яртысыннан артыгы – сезонлы аллергия корбаны. Бар дөнья яшеллеккә күмелгән яз аенда аннан интегүчеләр саны бермә-бер арта. Сезонлы аллергия чорына ничек әзерләнергә? Бу чорда ничек тукланырга?

Әлеге һәм башкалар сораулар белән Казан шәһәренең Тимерьюлчылар сырхауханәсенең гомуми практика табибы Ләйсән Шәйхуллинага мөрәҗәгать иттек.

Сезонлы аллергия ни сәбәпле пәйда була?

– Үсемлек һәм агач серкәсенә, күгәрек гөмбә спорасына аллергия башлану фәнни телдә поллиноз дип атала. Бездә сезонлы аллергия чоры апрельдән октябрьгә кадәр – үсемлекләрнең чәчәк аткан мәлендә күзәтелә. Аңа олысы да, кечесе дә бер үк дәрәҗәдә бирешә. Соңгы елларда поллиноз яшәрә бара. Элегрәк ул, өлкәннәр белән беррәттән, алты яше тулган балалар арасында күбрәк очраган булса, хәзер бер яшьлек балага да сезонлы аллергия диагнозы куярга туры килә.

Поллиноз вакытында организмда нинди үзгәрешләр күзәтелә?

– Сезонлы аллергия вакытында, кеше берөзлексез төчкерергә тотына, борын, күз кычытудан интегә, күзеннән яшь ага, күз кабаклары шешеп чыга. Кешенең тыны кысылырга, ютәл башланырга да мөмкин. Сезонлы аллергия вакытында еш кына тән тиресе дә бозыла. Вакытында чарасын күрмәсәң, поллиноз бронхитка ук әверелә ала.

Аллергиянең билгеләре салкын тигәндә, вируслы инфекция эләктергәндә күзәтелә торганнары белән дә бик охшаш бит. Аларның берсен икенчесеннән ничек аерырга?

– Инфекцияле авырулардан аермалы буларак, аллергия вакытында тән температурасы күтәрелми, тән сызлау, авырту кебек билгеләр күзәтелми. Ә менә берөзлексез төчкерү, йөткерү, борыннан агу, күкрәк читлеге кысу, һава җитмәү, сулыш алу авырлашу, буылу, күз, борын кычыту, күз кабаклары шешү, тел ою, гадәттә, нәкъ менә аллергия вакытында пәйда була. Кайбер кеше күңел болгану, эч китүдән дә тилмерергә мөмкин.

Аллергиядән прививка ясаткан кеше сезонлы аллергияне җиңелрәк уздыра, диләр. Бу, дөрестән дә, шулаймы?

– Әйе, шулай. Иммунитетны күнектерү максатыннан, организмга махсус рәвештә чир китереп чыгаручы аллерген кертелә. Шул рәвешле сезонлы аллергия «котырган» чорны кеше, дөрестән дә, җиңелрәк кичерә. Шуңа күрә бу прививканы алдан – кыш көне ук ясатып куярга киңәш ителә.

Сезонлы аллергиядән интеккән кеше ничек тукланырга тиеш?

– Андый кешеләргә бу чорда бал ашаудан, составында төрле буяу, ясалма кушылмалар булган кәнфит, йогырт кебек тәм-томнардан баш тартырга киңәш ителә. Монда күп әйбер кешенең конкрет кайсы үсемлек серкәсенә аллергиясе булуга бәйле. Әйтик, каен агачына аллергиясе булган кешеләргә алма, шәфталу (персик) кебек төшле җиләк-җимеш, кишер, чикләвек ашарга ярамый. Әремне өнәмәүчеләргә ромашка, гәрчич, сельдерей, шәфталу һәм кайбер төр тәмләткечләрдән ерак торырга кирәк. Сезонлы аллергия котырган чорда майлы балык ашагыз. Ул аллергия билгеләрен киметергә ярдәм итәчәк. Имбир белән суган да шундый үзлеккә ия. Аш та файдалы. Ул сулыш юлларын аллергия аркасында җыелган лайладан чистарта.

Агачлар чәчәк аткан язгы чорда аллергиядән интегүчеләр түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга тиеш:

– урамга булдыра алганча сирәгрәк чыгарга тырышыгыз. Бигрәк тә җилле көнне өйдә утырырга киңәш ителә;

– табигатьтә ял итүләрне дә чикләп тору хәерле;

– дөрес тукланырга тырышыгыз;

– язгы аллергия чорында үләннәр белән дәвалануны да кичектереп торырга туры киләчәк. Ромашка, бал, каен бөресе һ.б. салып ясалган төнәтмәләр хәлне тагын да катлауландырачак кына;

– борынны кайнатып суытылган җылымса су белән көненә 3–4 мәртәбә юдыру да файдалы;

– даруларны фәкать табиб белән киңәшләшкәч кенә эчәргә ярый;

– агачлар, үсемлекләр чәчәк аткан чорда аллергиясе башланган кешеләргә бүлмәләрне җилләтергә дә киңәш ителми. Хәзер һавадагы тузанны су ярдәмендә җыючы махсус җайланмалар бар. Бүлмәне җилләтеп булмаганда, шуннан файдаланырга мөмкин;

– йорт тузанына аллергиясе булган кешеләргә, киресенчә, бүлмәләрне даими рәвештә җилләтеп, дымлы чүпрәк белән тузанны сөртеп торырга киңәш ителә.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү