Кыш бизгәге: салкыннан да аллергия була аламы?

Салкыннан аллергия башланды. Кышкы чорда бу сүзне еш ишетергә туры килә. Белгечләрнең бер ише аллергиянең мондый төре дә була дип саный. Икенче берләре исә салкыннан аллергия – салкын бизгәгенең халык телендә йөргән атамасы гына дигән фикердә. Бу фикерләрнең кайсы дөрес? Салкыннан да аллергия була аламы? Аны ничек кисәтергә? КФУ Университет клиникасының аллерголог-иммунологы, медицина фәннәре кандидаты Алия Ключарова шул сорауларыбызга җавап бирде.

– Алия Рафаиловна, салкыннан аллергия буламы?

– Фәндә «салкыннан аллергия» дигән төшенчә юк. Ник дигәндә, салкынның аллергенмы-түгелме икәнлеген ачыклау максатыннан бер генә лаборатор тикшеренү дә уздырылмаган. Әмма медицинада «салкын бизгәге» дигән күренеш бар. Салкынга чыккач яисә салкын кар, суга кагылгач, кешенең тәнендә кычыткан чаккандагы кебек кабарып чыккан, шешкән урыннар пәйда була. Алар кычытып интектерә. Җылыга кергәч, ярты сәгать эчендә бу билгеләрнең эзе дә калмый. Салкын бизгәге әнә шуннан гыйбарәт.

– Ул өшүдән нәрсәсе белән аерыла?

– Өшегәндә тән тиресе башта кызара, аннары агарып чыга. Җылытканда ул урын чәнчи, авырта, сүл тулы шарчыклар пәйда була. Бу билгеләр җылыга кергәч тә юкка чыкмый. Тора-бара өшегән урын кубалаклана.

– Салкын бизгәгенә кемнәр ешрак бирешә?

– Гаиләсендә аллергиядән, кычыткан бизгәгеннән интегүчеләр булган кешеләр аңа ешрак бирешә.

– Нәрсәдән тыелырга?  

– Салкын бизгәге вакытында яңа гына суыткычтан чыгарылган туңдырма, боз, салкын эчемлек һәм ризыклар кулланырга ярамый. Аллергия билгеләре пәйда булса, аллергиягә каршы дару эчәргә кирәк.

Салкын бизгәгеннән саклану өчен киңәшләр:

– аңа тиз бирешүчән кешеләргә кыш көне тәнне булдыра алган кадәр каплап йөрергә кирәк. Кышкы киемегез җил һәм су үткәрми торган булсын. Тәнгә сыланып торган эчке киемнең җитен һәм мамык тукымадан булганына өстенлек бирегез;

– урамга чыгарга ярты сәгать кала аллергиягә каршы дару эчеп, тәннең ачык өлешләренә майлы крем сөртергә, иренгә гигиена иннеге тидерергә дә онытмагыз;

– салкын яисә кондиционерлы бүлмәдә утыру да файдага түгел. Боз сарае, шугалак, тау, мәгарә, елга буйларында, бассейнда озак булган кешедә дә салкын бизгәге башланырга мөмкин.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү