Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәдә «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча төзекләндерелгән ишегалдын карады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Бөгелмә районында. Ул Бөгелмәнең Г.Гафиатуллин, Тукай һәм Гоголь урамында ишегалларын төзекләндерү программасының үтәлеше белән танышты.

Ишегалды территориясе проектында җәяүлеләр юлы каралган, ул уңайлы хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә, бу программа принципларына туры китереп эшләнгән. Шулай ук ике мәйданчык – балалар һәм воркаут-зоналар булдыру тәкъдим ителә. Ишегалды территориясендә ял итү зоналарын һәм хуҗалык-көнкүреш мәйданчыкларын урнаштыру планлаштырыла.

Президент эшләрнең сыйфатын тикшерде һәм җирле халыкның фикере белән кызыксынды.

 


Фикер өстәү