Очрашканга кадәр. Рәис белән Рәиси нәрсә хакында сөйләштеләр?

Татарстан Рәисе Иранда булып кайтты. Ике көнлек сәфәр барышында Рөстәм Миңнеханов Президент Ибраһим Рәиси белән очрашты, министрлар белән хезмәттәшлек турында фикер алышты, Исфахан провинциясе губернаторы белән элемтәләрне ныгыту турында сөйләште.

Сәфәрнең төп вакыйгасы Рөстәм Миңнехановның Тәһранда Иран Ислам Республикасы Президенты Ибраһим Рәиси белән очрашуы булды. Ибраһим Рәиси Иранның Россия төбәкләре, аерым алганда, Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур кызыксынуын билгеләп үтте. Ул «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең бу хезмәттәшлеккә зур өлеш кертүенә аерым игътибар итте. «Россиядәге бер төбәкнең башлыгы булудан тыш, сез Владимир Путин кушуы буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен дә җитәклисез. Шул рәвешле башка илләр белән эшләгәндә Россиядәге барлык мөселманнарны тәкъдим итәсез. Без бу юнәлештә зур эшчәнлек алып барырга әзер. Үсешнең нигезе итеп икътисадта, мәгарифтә, мәдәнияттә хезмәттәшлек итүне күрәбез», – диде Ибраһим Рәиси Рөстәм Миңнехановка.

Татарстан Рәисе Иран Президентына хезмәттәшлекне үстерүгә шәхси игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде. «Без Иранга һәрвакыт рәхәтләнеп киләбез. Берничә провинциядә булдык инде. Бу эш ярдәмендә безнең предприятиеләр элемтәләр урнаштырды. Быел март аенда Тәһранда Татарстан мәдәнияте көннәре узачак», – диде ул. Очрашу барышында автомобиль төзелеше, медицина, туризм өлкәсендәге хезмәттәшлек турында да сөйләштеләр.

Ибраһим Рәиси 2018 елда Татарстанга килүен дә искә алды. «Мин сезнең республикага кабат килергә әзер. Быел көз Казанда узачак БРИКС чараларында һичшиксез катнашырга җыенам», – диде ул.

Илнең сәнәгать, рудниклар һәм сәүдә министры Аббас Алиабәди белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Иран белән бай тарихи, икътисадый һәм мәдәни элемтәләре барлыгын, хезмәттәшлек тәҗрибәсенең зур икәнен әйтте. Татарстан Рәисе сүзләренә караганда, Татарстан «КАМАЗ» йөк автомобильләре, вертолетлар һәм йөк-пассажир суднолары, нефть химиясе продукциясе һәм минераль ашламалар, нефть-газ чыгару җайланмалары һәм компрессорлар, суыткыч техникасы, азык-төлек һәм товарлар, авыл хуҗалыгы, медицина һәм фармацевтика продукциясе җибәрергә тели. Аббас Алиабәди әйтүенчә, алар Иран авиакомпанияләре Россиядә җитештергән самолетлар, шулай ук медицина билгеләнешендәге вертолетлар белән кызыксына.

Иранның Тышкы эшләр министрлыгында узган очрашуда Рөстәм Миңнеханов Казанда БРИКС илләре саммиты кысасында узачак чаралар белән таныштырды. Иранның икътисад һәм финанс министры Әхсән Хандузи белән очрашуда икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Татарстан Рәисе министрны һәм бу илнең бизнес әһелләрен 2024 елның маенда Казанда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумында катнашырга чакырды. Иранның нефть министры урынбасары, Иран Милли нефть компаниясе башлыгы Мөхсин Хоҗастәмәхр белән очрашуда яклар «Төньяк – Көньяк» халыкара транспорт коридорын гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр. Әлеге проект Татарстандагы логистика үзәкләренә Кама һәм Идел елгалары һәм Капсий диңгезе аша Иранга юл ачарга мөмкин.

«Исфахан – Татарстан» төбәкара эшлекле форумында ике илнең алдынгы ике төбәге үзләренең икътисадый һәм инвестиция мөмкинлекләре белән таныштырды, хезмәттәшлекне үстерү юнәлешләрен билгеләделәр. Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында сәфәр барышында ике якның эшлекле даирәләре үзара хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачачакларына һәм уртак проектлар турында килешәчәкләренә өмет белдерде. Исфахан провинциясе губернаторы Реза Мортазави да форумда әйтелгән тәкъдимнәрнең тормышка ашасына ышаныч белдерде. Әлеге чарадан соң узган эшлекле очрашуда Рөстәм Миңнеханов белән Реза Мортазави ике төбәк арасында сәүдә-икътисадый делегацияләр алмашу, сәнәгать продукциясен үзара тәэмин итү, агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлек итү, иң элек хәләл продукция җитештерү, Каспий аша товарлар экспорты һәм импорты логистикасын оештыру, инвестиция проектларын гамәлгә ашыру һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итү һәм үзара туризм потенциалын ачу хакында сөйләштеләр.

САН

2023 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Иран арасындагы товар әйләнеше 2022 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкыр арткан һәм 162 млн АКШ доллары тәшкил иткән.


Фикер өстәү