Гидрометеоүзәк быелгы кышны бик кызык бәяләгән

Быел кышын Россиядә һава торышы нормаль булмады. Температураның нормага туры килгән көннәре – бармак белән санарлык кына. Россия Гидрометеоүзәге җитәкчесе Роман Вильфанд “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, илдә моның кадәр кар катламы берничә дистә ел дәвамында күзәтелмәгән.

“Быел һава торышы, чыннан да, шаккатырды, – дип билгеләп үткән белгеч. – Климатыбызга туры килердәй һава торышы – юк дәрәҗәсендә”.

Исегезгә төшерәбез: соңгы көннәрдә Татарстанда аномаль cалкын һава күзәтелә. Синоптиклар вәгъдә иткәнчә, ял көннәрендә, ниһаять, җылыта башлаячак.


Фикер өстәү