Белгеч алдагы көннәрдә температураның түбәнәячәге һәм аның сәбәпләре турында сөйләде

КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев Казанда алдагы көннәрдә температураның түбәнәю сәбәпләре һәм циклон (аның фронтлары килү аркасында Татарстан башкаласында агымдагы атна ахырына кадәр явым-төшемнәр һәм җилнең көчәю ихтималы сакланачак) турында сөйләде, дип яза «Татар-информ».

Аның сүзләренчә, температура түбәнәюнең төп сәбәбе — көннең кыскаруы белән бәйле. Бу җир өслегенең интенсив рәвештә суынуына китерә, дип искәртте эксперт.

Әүхәдиев билгеләп үткәнчә, температураның үзгәреп торуы елның бу фасылы өчен гадәти хәл. Октябрь ахырында ул беренче кар төшәчәген фаразлаган иде.

«Климатик норма буенча кар катламы 17 ноябрь тирәсендә формалашырга тиеш. Беренче кар, гадәттә, октябрь ахырында ява, шулай булгач Казанда бу табигать күренеше еракта түгел», — диде метеоролог.

Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматларын китереп, Әүхәдиев Татарстанга актив циклон йогынтысы турында сөйләде, шуның аркасында һава торышының сизелерлек начараюы күзәтелә.

Эксперт билгеләп үткәнчә, алдагы тәүлекләрдә республикада җепшек кар катыш кыска вакытлы яңгырлар көтелә, төнлә температура 0 градуска кадәр түбәнәячәк, көндез исә һава температурасы +10 градустан да югары күтәрелмәячәк.

Ул шулай ук 19 октябрьдә атмосфера басымы терекөмеш баганасының 10 миллиметрына кадәр күтәреләчәген, моның метеосизгер кешеләргә тискәре йогынты ясарга мөмкинлеген әйтте.

 


Фикер өстәү