9 нчы сыйныфтан 10нчы сыйныфка күчү һәм көллиятләргә кабул итү тәртибе үзгәртелә

2024 елда Россиядә 9 нчы сыйныфтан 10нчы сыйныфка күчү һәм көллиятләргә керү тәртибе үзгәртелергә мөмкин. Бу хакта “ТАСС” Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев сүзләренә таянып яза.

“Быел ниндидер үзгәрешләр булмастыр дип уйлыйм. Әмма якын киләчәктә 10нчы сыйныфка күчү, шулай ук урта һөнәри уку йортларына кабул итү тәртибе (имтиханнар саны буенча һ.б.) үзгәртеләчәк, чөнки ул заман таләпләренә җавап бирми”, – дигән ведомство башлыгы ата-аналар белән очрашуда.

Музаев аңлатып үткәнчә, быел әле бернинди дә яңалык кертелмәячәк. Шул ук вакытта Рособрнадзор җитәкчесе, очрашуда катнашучының соравына җавап йөзеннән, тугызынчы сыйныфтан соң төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) бетерүнең планлаштырылмавын әйткән.


Фикер өстәү