Газетага язылу

Татарстан хакимияте Киров өлкәсендә тилчә авыруы таралу турындагы хәбәрне ялган дип атады

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Киров өлкәсендәге тилчә авыруы аркасында карантин турындагы хәбәрләрнең ялган булуын раслады.

Бу хакта ведомствоның МАКСтагы каналында хәбәр ителә.

«Мәгълүматлар чынбарлыкка туры килми: тилчә авыруы очраклары теркәлмәгән, карантин кертелмәгән», – диелә хәбәрдә.

Халыкка рәсми чыганаклардагы мәгълүматларга гына ышанырга киңәш итәләр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре