Казанда яшәүчеләрнең күпме азык-төлекне чүплеккә ыргытуларын әйткәннәр

Бөтен дөньяда “миллионер” шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда яшәүчеләр кибеттән сатып алган азык-төлекнең 40 процентка кадәрен чүплеккә ыргыта. “ПЖКХ” идарәче компаниясе генераль директоры Евгений Чекашов “БИЗНЕС Online” оештырган интернет-конференциядә шул хакта сөйләп үткән. Ул шәһәр халкын аңлырак булырга, азык-төлекне кибеттән үзеңә җитәрлек кенә сатып алырга чакырган.

“Тагын бер куркыныч статистика: зур шәһәрләрдә чүплеккә тондырылган ризык күләме 45 процентка җитә. Дөнья статистикасына туры килә бу. Бирегә кафе-рестораннар калдыклары да, кибетләрнең саклау вакыты чыккан продуктлары да керә, әмма халык та күп ыргыта башлады”, – дип билгеләп үткән Чекашов.

“Без чамалы куллану культурасына күчәргә тиешбез. Кибеттән үзеңә чын мәгънәсендә кирәкле әйберләрне генә сатып алырга кирәк. Кирәкмәгәнгә акча исраф итү дә бит әле бу, ә акча җиңел генә килми! Ризыкка күпме акча тотасың да, аннан яртысыннан аз гына кимрәген чыгарып ыргытасың. Мантыйкка сыймый бит бу”, – дип йомгак ясаган сүзенә генераль директор.


Фикер өстәү