Күп фатирлы йортларга хезмәт күрсәтүче идарәче оешмаларның рейтингын булдырдылар

 Лицензияле оешмалар 320 булса да, бәйгедә катнашырга шуларның алтысы гына теләк белдергән. Оештыручылар әйтүенчә, димәк, шулар гына үз эшләрен күрсәтергә курыкмаган.

– Беренче коймак төерле була, дисәләр дә, без бу бәйгедән канәгать калдык. Шушы алты оешма мисалында күп кенә әйберләрне аңладык, – ди Татарстанның ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге рәисе Михаил Застело. –  Безнең гаеп тә, аларның эшләп җиткермәгән урыннары да бар. Рейтингны әзерләгәндә, идарәче оешманың бөтен эшләрен тикшердек. Хәтта халык белән нәрсә эшләвен дә ачыкладык. Бу очракта Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга да мөрәҗәгать итәргә туры килде. Оешмалар арасында аерма күп. Әйтик, Казаның Яңа Савин районында урнашкан “Уңайлы йорт” идарәче компаниясенең тәҗрибәсе зур. Ул бик күп кешегә хезмәт күрсәтә. Күптән эшләгәч, алар бу өлкәдә бер система булдырганнар. Хәтта йортларда әйдаман булып саналучы кешеләрне укыта башлаганнар.

Укыту дигәннән, үзәкнең директор вазифаларын башкаручы Дмитрий Романов та теләгән һәркемгә торак хуҗалыгы өлкәсендә туган сорауларга җавап табарга булышуларын әйтте. Моннан бер ел элек әле курсларда “ВТ” журналисты да катнашкан иде. Халыкның фикерен генә тыңлап калмыйча, үзебез яшәгән йортка хезмәт күрсәтүче оешманың эшчәнлеген дә тикшердек. Белгечләр аңлатуынча, ул чакта бернинди хилафлык та табылмады.

– Нинди генә оешма хезмәт күрсәтсә дә, халык безгә килә, дәүләт органнарына, “Халык контроле”, “Ачык Татарстан” порталына яза. Милекчеләр ширкәте төзегәннәр дә күп зарлана. Акчалары барып җитми, күпләрне алдыйлар. Кыскасы, идарәче оешма контрольдә булса, соңгысына бернинди күзәтү дә юк, – ди Дмитрий Романов.

Рейтингка районнардан да ике оешма кергән. Мамадышныкы алтынчы урынны алган. Әгерҗедәге “Төзү-монтажлау оешмасы – 184” оешмасы бишенче булган.

– Аларны Казан, Чаллы, Әлмәт оешмалары белән чагыштырып булмый. Алар үзләре районга бер генә. Әмма бу бәйгедә катнашулары үзе үк игътибарга лаек. Димәк, берни яшермиләр, тик эшлисе эшләре күп әле. Мин аларның барысын да җиңүче дияр идем, – ди.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Республикада эшләүче идарәче оешмалар рейтингы

  1. “Уңайлы йорт” (Казан)
  2. “Иске шәһәр” (Казан)
  3. “Электротехников” (Чаллы)
  4. “Жилбытсервис – М” (Әлмәт)
  5. “Төзү-монтажлау оешмасы – 184” (Әгерҗе)
  6. “Мамадыш районы һәм шәһәренең идарәче оешмасы” (Мамадыш)

Фикер өстәү