Былтыр Татарстанда уртача хезмәт хакы 59,9 мең сум тәшкил иткән

Узган елның гыйнвар-ноябрь айларына алынган мәгълүматларга караганда, Татарстан оешма-предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 59 994 сум тәшкил иткән. Бу хакта Икътисад министрлыгының еллык коллегия утырышында хәбәр иттеләр. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехаңов та катнаша.

Уртача хезмәт хакы күрсәткече буенча республика Идел буе федераль округында беренче урында тора. Чагыштыру өчен, 2022 елда Татарстанда әлеге күрсәткеч 52 274 мең сум, 2021 елда 45 800 сумны тәшкил иткән.

Иң күп уртача хезмәт хакы алучылар казылма байлыклар чыгару (94,6 мең сум), мәгълүматлаштыру һәм элемтә (92,4 мең сум), финанслау һәм иминият эшчәнлеге (86,4 мең сум) тармакларында эшли.


Фикер өстәү