Бүген Татарстанда – зәмһәрир суык. Синоптикалар мәгълүматларына караганда, кайбер районнарда термометрның терекөмеш баганасы -37 градуска кадәр төшәчәк.
Әмма синоптиклар әле барыбер оптимистик рухны саклап, санны киметебрәк күрсәткән булып чыкты. Бүген иртән Минзәлә районында яшәүчеләр социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә терекөмеш баганасы -40 градуска кадәр төшкән термометрлары фотосурәтләрен урнаштырды, дип яза “KazanFirst”.
Республикада яшәүчеләр социаль челтәрләргә термометр фотосурәтләрен урнаштырганнар.