Татарстанда яңа җиде судья эшкә керешә

Россия Президенты Татарстанда яңа җиде судья билгеләгән. Хокукый мәгълүматлар рәсми порталында бу җәһәттән рәсми указ дөнья күргән.

Шулай итеп, Казан шәһәре Вахитов районы суды рәисе вазыйфасына Артур Киселев билгеләнгән. Биектау районында – Наталья Волколовская, Яшел Үзән районында – Эльвира Новикова, Чистай шәһәрендә – Илнур Җәләлов, Түбән Кама шәһәрендә – Эльвира Мәрданова, Кукмара районында Рәмис Мутиев шушы вазыйфаны алып барачак.

Татарстан Арбитраж судында да үзгәреш: биредә Евгения Холмецкая судья кәнәфиенә утырган.


Фикер өстәү